Татар мәгарифе порталы
7 нче гимназиядә “Иң яхшы мәктәп китапханәсе-2010” конкурсында җиңүчеләрне хөрмәтләделәр. Конкурста республиканың 55 мәктәп китапханәсе катнашты. Бәйгедә катнашучыларны Татарстан Матбугаты көне белән котларга һәм конкурсның Гран-приен тапшырырга Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Айрат Зиннуров килгән иде.
“Мин укыган мәктәпнең китапханәчесе минем белем алуыма зур өлеш кертте дип саныйм. Китаплар тапшырырга килгәндә, алар миннән һәрвакыт эчтәлек, төп каһарманнар хакында сорый иде. Шунлыктан китапны укып чыкмау минем өчен оят булды”, - дип сөйләде Айрат Зиннуров.
7 нче гимназия китапханәсе “2010 елның иң яхшы мәктәп китапханәсе” дип табылды. Җиңүчеләрне бүләкләү өчен сәхнәгә гимназия директоры Любовь Кочнева һәм китапханәче Виктория Азина күтәрелде. “Рухи, интеллектуаль һәм әхлакый сыйфатлар китаплар аша тапшырыла. Сез бик тә файдалы һәм кирәкле эш белән шөгыльләнәсез”, - дип тәбрикләде җиңүчеләрне А.Зиннуров.
Виктория Азина 7 нче гимназия китапханәсендә инде 7 ел эшли. “Без гимназиядә укучылар өчен еш кына төрле кызыклы конкурслар үткәрәбез. “Минем китапханәчем” һәм “Китапханәдә белмәмеш” конкурслары - әнә шундыйлардан. Балалар сочинениеләр яза, рәсемнәр ясый. Китапханәгә һәркем үз максаты белән килә һәм һәркем анда ни дә булса таба. Кемгәдер китапларның киштәләргә тигез итеп тезелүе, ә кемгәдер тыныч кына китап укып утыруы ошый. Әмма безнең мәктәп китапханәсен яратмаган бер генә укучы да юк. Без моның белән горурланабыз”, - диде В.Азина.
Чыганак: http://www.tat.tatar-inform.ru