Татар мәгарифе порталы
Агымдагы елның 25 маенда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Любовь Глебова һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов катнашында матбугат очрашуы уза. Очрашу 2010 елда дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә һәм кабул итү кампаниясенә багышлана.
Матбугат очрашуыннан on-line трансляцияне Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең http://prav.tatar.ru адресы буенча урнашкан рәсми сайтында Пресс-служба // Трансляция бүлегендә карарга һәм үзеңне кызыксындырган сорауларны бирергә була.
Быел республика мәктәпләрен 25 233 укучы тәмамлый. Бу уку елында Бердәм дәүләт имтиханын 14 гомумбелем бирү предметы буенча тапшыралар.
Укучылар Бердәм дәүләт имтиханнарын 27 майдан бирә башлый. Бу көнне егет-кызлар информатика һәм мәгълүмати-аралашу технологияләре, биология, рус әдәбияты буенча сынау тота. Гомумән алганда, бу көнне имтихан кабул итү пунктларына 6113 укучы киләчәк.
Рус теленнән – 26921, математикадан - 26215, рус әдәбиятыннан - 1130, физикадан - 5823, химиядән - 2296, биологиядән - 3505, географиядән - 359, тарихтан - 3678, җәмгыять белеменнән - 12008, чит телләрдән (инглиз теле - 1637, немец теле - 81, француз теле - 39), информатика һәм мәгълүмати-аралашу технологияләреннән (ИКТ) 1471 укучы имтихан бирергә тели.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru