Татар мәгарифе порталы
Бүген республика мәктәпләрен тәмамлаучылар өчен “урак өсте” башланды. Укучылар Бердәм дәүләт имтиханнарын бирә башладылар.
Билгеле булганча, быел республика мәктәпләрен 25 233 укучы тәмамлый. Бу уку елында Бердәм дәүләт имтиханын 13 гомумбелем бирү предметы буенча тапшыралар.
27 май көнне егет-кызлар информатика һәм мәгълүмати-аралашу технологияләре, биология, рус әдәбияты буенча сынау тота. Гомумән алганда, бу көнне имтихан кабул итү пунктларына 6113 укучы киләчәк.
Рус теленнән – 26921, математикадан - 26215, рус әдәбиятыннан - 1130, физикадан - 5823, химиядән - 2296, биологиядән - 3505, географиядән - 359, тарихтан - 3678, җәмгыять белеменнән - 12008, чит телләрдән (инглиз теле - 1637, немец теле - 81, француз теле - 39), информатика һәм мәгълүмати-аралашу технологияләреннән (ИКТ) 1471 укучы имтихан бирергә тели.
Татар теле һәм татар әдәбияты буенча имтихан тапшырырга теләүчеләр саны күп түгел: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы биргән мәгълүматлар буенча татар теленнән – 69, татар әдәбиятыннан 4 кеше сынау бирергә уйлый.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов белдергәнчә, рус теле һәм математикадан имтихан тапшыручылар саны мәктәп тәмамлаучылар саныннан артып китә. Чөнки алдагы елларда урта белем алган затлар да барлык укучылар өчен мәҗбүри булган бу предметларны тапшырырга тиеш, шунсыз югары уку йортларына юл ябык.