Татар мәгарифе порталы
Сез монда
2009 һәм 2010 елда югары уку йортын тәмамлап, быелның җәендә Россия мәктәпләренә эшкә урнашкан 1000 егет-кызга дәүләт тарафыннан акчалата ярдәм күрсәтеләчәк. Яшь укытучыларга федераль бюджеттан 500 мең сум күләмендә грант бүлеп бирү каралган (2010 һәм 2011 ел ахырында 250шәр мең сум). Шул ук вакытта, хакимият вәкилләре матди ярдәмнең кулланылыш даирәсен дә чикләми. Һәр белгеч бүлеп бирелгән акчаларны үз теләге буенча сарыф итә ала.
Федераль ярдәмгә лаеклы 1000 яшь укытучыны ни рәвешле сайлап алырлар соң, дигән сорау туа. Быелның 4 июненнән соң РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы (www.mon.gov.ru) һәм Мәгариф үсеше федераль институты (www.firo.ru) рәсми сайтларында мәктәпләрдәге 1000 укытучы вакансиясе турында мәгълүмат урнаштырылачак. Шунда ук бу урыннарга дәгъва итүчеләр тарафыннан гариза бирү формасы һәм кагыйдәләре урын алачак. Исемлектәге 1000 вакансияне тутыручы укытучылар финанс ярдәмгә лаеклы була да инде.
Вакансияләр турындагы мәгълүматта белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре һәм төбәкләрнең мәгариф идарәсе органнары белән элемтәгә керү өчен телефоннар һәм электрон адреслар урын алачак. Уку йортларын тәмамлаучы студентлар тиешле формада заявкалар юллый, аннары исә аларның гаризалары Россия Федерациясе субъектлары тарафыннан тикшерелә. Таләпләргә туры килгән дәгъвачы мәктәпкә эшкә алыначак һәм аның белән килешү төзеләчәк.
Россия субъекты һәм яшь белгеч арасында төзелгән килешүдә шулай ук төбәкнең дәүләт программасын финанслауда катнашу бурычы (торак белән тәэмин итү, төрле «өстәмәләр» булдыру һ.б.) һәм укытучының мәктәптә эшләү вакыты буенча йөкләмәләр чагылыш табачак, дип хәбәр итә РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат үзәге.
«Мәктәптә эшләргә теләк белдергән иң яхшы югары уку йортларын тәмамлаучыларга грантлар рәвешендәге ярдәм «Безнең яңа мәктәп» президент инициативасын тормышка ашыруда беренче адымнарның берсе булып тора. Инде мәктәптә эшләүче мөгаллимнәрнең һөнәри үсеше исәбенә генә мәгарифнең яңа сыйфатын тәэмин итү мөмкин түгел. Мәктәп - ул даими рәвештә яңарыш таләп итүче тере организм», - дип билгели РФ Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко.
Бүгенге көндә Россия Федерациясе субъектларыннан укытучылар вакансияләре буенча мәгълүмат җыелган. Федераль ярдәм таралыш алган 1000 вакансияне сайлауда махсус оештырылган эш төркеме шөгыльләнәчәк. Бу төркем составына Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы, халык мәгарифе һәм фәне хезмәткәрләренең профсоюз вәкилләре, федераль округлардагы, дәүләт хакимияте органнарындагы Россия Федерациясе президентының тулы вәкаләтле вәкилләре керәчәк.
«Әлеге проект ике позиция буенча мөһим. Беренчедән, без конкурс нигезендә югары уку йортларын тәмамлаучыларга - яшь мөгаллимнәргә ярдәм итәчәкбез. Бу мәктәпләрдәге кадрлар составының яшәрүенә булышлык итә. Икенчедән, ярдәмне беренче чиратта авыл җирлегендә һәм ерак төбәкләрдә урнашкан мәктәпләргә эшләргә килүче укытучыларга күрсәтү планлаштырылган. Шул рәвешле илебезнең барлык балалары өчен белем алу мөмкинлеге тигезләшә», - дип ассызыклый А.Фурсенко.
Чыганак: http://www.intertat.ru