Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Кичә Казанда 2013 елгы Универсиада авылы территориясендә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туристлык академиясе уку бинасының нигезенә беренче таш салдылар.
Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министры урынбасары Павел Новиков, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов, 2013 елгы Универсиада дирекциясе башлыгы Владимир Леонов һәм башка рәсми затлар катнашты.
Татарстан башлыгы билгеләп үткәнчә, Казанда 2013 елда узачак Универсиада бүгенге көндә гамәлгә ашырылучы күп кенә яңа идеяләр тудырды. “Без Универсиада авылының беренче чиратын төзү эшләрен тәмамлыйбыз, киләсе елда икенчесен төгәлләячәкбез, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. – Бүген без яңа спорт үзәге нигезенә беренче таш салабыз”. Татарстан Республикасы Президенты Россия спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко адресына “Казанда шундый порт үзәге булдыру идеясен хуплаганы өчен” рәхмәт сүзләрен җиткерде.
“Без бөтен көчебезне куячакбыз һәм Казанның Россиянең спорт башкаласы икәнлеген раслаячакбыз”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Үз чиратында, Павел Новиков Идел буе спорт академиясе нигезенә беренче таш салуны тарихи вакыйга дип атады. “Илдә әлегә мондый структура юк. Ул республика башлыгының тырышлыгы, аның гаять зур энергиясе аркасында булдырыла, - диде министр урынбасары. – Мин Идел буе академиясенең илдә иң яхшы белем бирү структурасы булачагына ышанам”.
Спорт академиясе составына Физик культура һәм спорт институты, Адаптив физик культура институты, Икътисад һәм спорт менеджменты институты, Рекреация, сервис һәм туристлык институты, Кадрларның квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү институты, Тренерларның югары мәктәбе, көллият һәм FISU ның Халыкара белем бирү үзәге, шулай ук “Ак Барс” Көрәш сарае, Теннис академиясе, “Зилант” спорт комплексы, өсте ябулы йөзү бассейны, җиңел атлетика стадионы, Гимнастика үзәге, Спортның ишү төрләре үзәге һәм Спортның су төрләре сарае керәчәк. Укыту-күнегүләр үткәрү процессын оештыру өчен Казанның башка спорт корылмаларын да файдалану күздә тотыла. Академиянең заманча спорт базасы Россия, Ауропа һәм дөнья чемпионатларын да кертеп, иң югары дәрәҗәдәге ярышлар үткәрергә мөмкинлек бирәчәк.
Академия ректоры Йосыф Якубов “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә белдергәнчә, 2015 елда академиядә 4 меңгә якын, ә вузның филиалында тагын 1 мең студент белем алачак. Аның сүзләренә караганда, киләсе елда академия базасында 800 студент һәм 2015 елга кадәр ел саен 800 кеше җыю күздә тотыла.
Йосыф Якубов хәбәр иткәнчә, агымдагы елның 1 сентябренә академиянең укыту-лаборатория корпусында, аның составына керүче барлык спорт объектларында (Спортның ишү төрләре үзәге һәм Спортның су төрләре сараеннан башка) төзелеш эшләрен тәмамлау ниятләнә.
Ректорның сүзләренә караганда, 2013 елгы Универсиада барышында укыту корпусы бинасы базасында җәмәгать үзәге, ягъни 2013 елгы Уеннарның “кремле” урнашачак.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru