Татар мәгарифе порталы
Сез монда
2010 елның 27-30 августында Казанда IV Бөтендөнья татар яшьләре форумы узачак. Биредә дөньяның төрле почмакларыннан (ТР, РФ, Алмания, АКШ, Кытай, Австралия, Канада һ.б.) 600 делегат катнашыр дип көтелә.
Быел Форум барлык мөселманнар өчен изге булган Рамазан аена, шулай ук Татарстан Республикасы оешуга 20 елны бәйрәм итү көннәренә туры килә.
Форум вакытында делегатлар түбәндәге секцияләр буенча эш алып барачак:
1. "Бердәм татар мәгьлүмат кырын булдыру"
2. "Массакүләм мәдәният диктаты булганда ничек милли үзәнчелекне сакларга?"
3. "Милли бизнес"
4. "Милли үзаңны саклап калуда рухи кыйммәтләрнең әһәмияте"
5. "Яңа татар элитасын барлыкка китерү?"
6. "Күпмилләтле илдә милли мәгарифнең үсеш мәсьәләләре"
Моннан тыш, Казанның тарихи урыннары буенча сәфәр оештырылачак. Форум делегатлары Казан Кремлен, яңа спорт корылмаларын карый, 2013 елда узачак Универсиадага әзерлек барышы белән таныша алачак.
IV Бөтендөнья татар яшьләре форумында 2010 елның көзендә Русиядә халык исәбен алу кампаниясенә һәм татар халкының бердәмлеген саклап калу мәсьәләләренә аерым игьтибар биреләчәк.
Белешмә өчен:
Бөтендөнья татар яшьләре форумы беренче тапкыр 2004 елда уза. Ул ике елга бер тапкыр уздырыла һәм дөньяның барлык төбәкләреннән килгән татар яшьләрен берләштерүче төп чараларның берсе булып тора. БТЯФ Бюросы – даими эшләүче оешма. Ул дөнья буйлап эшли торган яшь татар оешмаларының зшчәнлегенә юнәлеш бирә, аларның үсеш нокталарын, стратегиясен билгели.
------------------------------------------------
Элемтә өчен:
Раил Өметбаев, тел. 8-908-33-27-108
Руслан Айсин, тел. 8-904-66-37-465
E-mail: tatar_forum@mail.ru