Татар мәгарифе порталы
Сез монда
3-4 апрель көнне Әлмәт муниципаль берәмлеге мәгариф оешмалары базасында зур чара уза. Бу – “Социаль партнерлыкның тәрбия эше нәтиҗәлелеген арттырудагы урыны һәм гаилә тәрбиясе институтын үстерү” темасына семинар.
Семинарга тәрбия мәсьәләре өчен җаваплы мәгариф бүлекләре (идарәләре) белгечләре, район (шәһәр) методик оешма җитәкчеләре, тәрбия эше буенча директор урынбасарлары, гомуми белем бирү оешмалары сыйныф җитәкчеләре чакырылган.
Ике көнлек график төрле чараларга бай. Әйтик 3 апрель көнне семинарда катнашучылар Татарстан Рсепубликасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары А.К.Зиннуров белән очрашты, “Сыйныф җитәкчесе – 2008” Республикакүләм конкурсы җиңүчеләренең проектлары белән танышты, “Җырчы-сандугач иле” дип аталган балалар иҗаты фестивале Гала-концертын карады (“Рухият” исемле рухи яңарыш Фонды оештырган чара).
4 апрель көненең графигы башкачарак төзелгән. Кунаклар төркемнәргә бүленеп, көннәрен төрле мәйданчыкларда үткәрәчәк. Мәйданчыклар барлыгы җиде. Әйтик, икенче мәйданчык – Әлмәтнең “Менеджер» исемле 23 урта гомум белем бирү мәктәбе. Иң элек катнашучыларны мәктәп укучылары визиткасын карау көтә. Ул “Балалар күзлегеннән мәктәп дөньясы” дип атала. Аннан әлеге мәктәп укучысы – Ш. Нурытдиновның “Гаиләм” исемле иҗади эшен презентацияләү каралган. Ш.Нурытдинов - “Яшь программист» бәйгесенең шәһәр этабы җиңүчесе.
Бишенче мәйданчык үзенең тематикасы белән үзенчәлекле. Сүз шәхес формалашуда тирә-яктагы этник төркемнәрнең, төрле мәдәниятларның йогынтысы турында бара. Монда “Уяв” исемле чуаш фольклор бәйрәменнән һәм “Мордва утырмалары”ннан фрагментлар күзәтергә була. Ә менә беренче мәйданчыкта чаралар күбрәк патриотик тәрбиягә багышланган булуы белән аерылып тора. Мисал өчен, биредә “Яшь коткаручы» һәм кадет сыйныфларында укучы балаларның чыгышын карарга мөмкин.
Җиденче мәйданда барлык катнашучылар җыелып, семинарга йомгак ясалырга тиеш. Биредә “Гаилә елы” шәһәркүләм (районкүләм) конкурсы җиңүчеләрен тантаналы рәвештә котлау церемониясе дә узачак.
- Караулар саны: 2529
- Бастыру