Татар мәгарифе порталы
Сез монда
16 августтан 12 сентябргә кадәр, балигъ булмаганнар арасында юл һәлакәтләре санын киметү, димәк, балаларны транспорт астында һәлак булудан, имгәнүдән саклау максатында, “Игътибар – балалар!” дигән Бөтенроссия комплекслы профилактикалау чаралары уздырыла, дип белдерде бүген ТР Министрлар Кабинетында журналистлар белән очрашу барышында республика ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов.
Татарстан дүләт автоинспекциясе “Игътибар – балалар!” операциясе барышында мәктәпкәчә һәм гомумбелем бирү учреждениеләре янында юл йөрү кагыйдәләренең үтәлешенә, җиңел машинада пассажир булып барган балаларны утыргычка беркетү җайланмалары булу-булмауны ачыклауга, булмаса, җәзасын бирүгә юнәлтелгән контрольны арттыра, андый мәгариф учреждениеләренә китергән транспорт юлларының һәм юл читендәге киртәләрнең торышы, юл билгеләре һәм сызыкларының тиешенчә булу-булмавы, светофорлар эшләү-эшләмәүгә тикшерә. Болардан тыш, аеруча балигъ булмаганнар юл йөрү кагыйдәләрен үтәсен, транспорт рулендагылар юл кичүләрендә җәяүлеләргә өстенлек бирсен өчен профилактика чаралары уздырыла, мәгариф учреждениеләре белән берлектә, балаларда урамда һәм юлларда үз-үзләрен дөрес, ягъни куркынычсыз тотышын ныгыту буенча чаралар оештырыла, шул максаттан өстәмә дәресләр, конкурслар уздырыла, юл кагыйдәләрен үтәүгә багышланган видеофильмнар, тематик спектакльләр күрсәтелә һ.б. Ата-ана һәм педагогларны балалар куркынычсызлыгы проблемасын хәл итүгә тарту өчен, дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре укытучыларның август конференцияләрендә, уку елы башында ата-аналар җыелышларында катнаша.
Бүгенге брифингта катнашкан Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Айрат Зиннуров сүзләренчә, республикада булган 1441 мәктәп һәм гимназиядә барлыгы 1478 яшь автоинспекторлар отрядлары оештырылган һәм аларга 18 меңнән күбрәк 10-14 яшьлек укучы җәлеп ителгән. Укучылар ЮХИДИ идарәсе үткәрә торган ярышларда, конкурсларда катнаша. Хәзерге вакытта мәгариф учреждениеләрендә юл хәрәкәте иминлеге “почмаклары” яңартыла, башлангыч класс балалары өчен “Мине мәктәпкә китергән куркынычсыз юл” дигән буклетлар, ата-аналарга һәм укучыларга мөрәҗәгатьләр бастырып таратыла һ.б. Юл һәлакәтләре олыларның балалар иминлегенә бармак аша каравыннан, ваемсызлыгыннан килеп чыга, дип, министр урынбасары моны укытучылар һәм ата-аналар игътибары җитмәвеннән күрүен белдерә. “Киләчәктә мәгариф учреждениеләре янындагы юл кичүләрендә дә видеокамералар урнаштырылыр дигән өмет бар: юллардагы хәлне белгәнгә, аларга ихтыяҗ зур”, - дигән фикердә министр урынбасары.
Юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләреннән тыш, Мәгариф һәм фән министрлыгы янгын һәм электр куркынычсызлыгы, наркотикларга каршы тору буенча да республикадагы министрлыклар һәм ведомстволарга караган учреждениеләр белән тыгыз элемтәдә эшли, шулай да, һәрьяктан балаларга өлкәннәрнең ярдәме сорала, дип басым ясап әйтә А.Зиннуров.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru