Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бүген Татарстан төбәкләренең бер өлешендә “Электрон мәгариф” проектын гамәлгә ашыру буенча тәҗрибә бара. 2011 ел азагына бу системаны республиканың барлык төбәгендәге белем йортларында эшләтеп җибәрү бурычы куела. Әлеге системаның өстенлеге һәм перспективалары хакында бүген республика укытучыларының август киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров сөйләде.
Аның белдерүенчә, “Электрон мәгариф” проектын эшләтү өчен бүген республикада ныклы җирлек әзерләнгән. Мәктәпләрдә мораль һәм физик яктан искергән компьютерлар яңаларына алмаштырыла, белем йортларына югары тизлекне тәэмин итүче җепселле-оптик элемтә линияләре уздырыла. Моннан тыш, бүгенге көндә мәктәпләр үткәргечсез Интернет - wi-fi дан файдалану мөмкинлеге бирүче 13 меңгә якын ноутбук белән тәэмин ителгән. Ул укытучы-укучы һәм ата-ана бәйләнешен тагын да ныгыту өчен хезмәт итәргә тиеш. Үткәргечсез Интернетны үстерү алга таба өстенлекле бурыч булып кала.
Николай Никифоров сүзләренә караганда, мәктәпләрдә белем бирү системасын мондый электрон юл белән тәэмин итү, укытучы һәм укучыга реаль тормышта куллану өчен IT компетенция бирә. Шулай ук конкурентлы шәхес тәрбияләүнең дә аерылгысыз өлеше. “Электрон мәгариф системасы, моңа өстәп авыл җирендә һәм шәһәрләрдә балаларга белем алу өчен тигез шартлар тудыра. Укытучы-укучы-ата-ана арасындагы бәйләнешләрнең электрон каналын тәэмин итә”, -ди ул. Вице-премьер шулай ук мөгаллим һәм укучыларның шәхси электрон почтасын булдыру аша сыйфатны электрон юл белән мониторинглау мөмкинлегенә дә тукталды. Аның белдерүенчә, “Электрон мәгариф” системасын алга таба киң күләмдә кертү барлык җаваплы структуралардан тырышлык һәм аңлашып эшләү сорый.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, электрон белем бирүгә күчү ул әле яңа технологияләр, программалар сатып алып, кулланылышка кертү генә түгел. “Техник һәм технологик яңалыкларны, иң беренче чиратта, укытучыларга, укучыларга өйрәтергә кирәк. “Электрон Татарстан” инфраструктурасы бу бурычларны чишүдә нигез булып хезмәт итәргә тиеш. Бу эштә Мәгариф һәм фән министрлыгыныннан тыш, Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының да роле зур булачак, дип ассызыклады республика башлыгы.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru