Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Татарстанның Саба районында мәктәп урманчылыкларының I нче республика слеты узды. Слетта Татарстанның төрле районнарыннан җыелган 30 яшь урманчылар командасы катнашты.
Әлеге чараны үткәрү өчен Саба урманнары юкка гына сайланмаган. Саба җирлеге урман эшендә бик күп башлангычларны тормышка ашырган як. Әлеге изге эшнең башы Россиянең һәм Татарстанның атказанган урманчысы Нургали Миңнехановка барып тоташа. Кунакчыл Саба ягы һәм ул утырткан урманнар аның якты истәлеген кадерләп саклый.
“ХХI гасырга төрле һөнәр ияләре кирәк, алар арасында иң мөһиме — планетабызның яшеллеген саклаучылар”, — дип ачып җибәрде слет тантанасын Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев.
Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлавы да яңгырады: “Без техника алга киткән заманда яшибез. Ярты гасыр элек барлыкка килгән мәктәп урманчылыклары хәрәкәте вакыт сынавын үтте. Сез питомникларда яшь үсентекләр үстерәсез, шул үсентеләрне утыртып, елга буйларын ишелүдән саклыйсыз, урманнарны чистартып, янгынга каршы көрәшәсез. Алга таба да нәтиҗәле эшләр телим!”, — дип сәламләде яшь урманчыларны Рөстәм Нургалиевич.
Саба урман хуҗалыгы турында тулырак мәгълүматны Урман музее саклый. Биредә Саба лесхозының оешу тарихы, фоторәсемнәр һәм Нургали Миңнехановның шәхси әйберләре белән танышырга мөмкин. Алар арасында ИЖ–49 мотоциклы игътибарны җәлеп итә. Саба лесхозының хайваннар дөньясына багышланган экспозицияләре арасындагы аю карачкысы гына ни тора!
Шулай ук биредә урманчылыкның алдынгы хезмәткәрләре һәм Россиянең галим-урманчылары турында да мәгълүмат алырга мөмкин.
Слет кунаклары урманчылыкның сирәк очрый торган үсемлекләреннән оешкан Дендрарие һәм Финляндиядән кайткан урман кисү техникасы белән дә таныштылар. Беренче ике машина 2005 нче елда сатып алынган, хәзер урманчылыкның алты машинасы бар. Әлеге техниканың үзенчәлеге шунда ки, ул тулы бригада хезмәтен алыштыра ала. Анысына да техника салонындагы компьютердан механик фәрман гына бирә. Ул агачны ега, кисә, төяп, эшкәртү заводына озата. Техника үз эшен эшләсә дә, яшь урманчылар да калышмый. Мамадышның Берсут урманчылыгыннан килгән Айнур Гыйззәтуллин: “Быел җәй без 2 километр җирдән 76 капчык чүп җыйдык”, — ди.
Ниһаять, ярышлар башланды. Һәр команданың берәр катнашучысы “Урман — яшел дустым” темасына инша язды. Икенчеләре “Татарстанның искиткеч урманнары” иҗади конкурсында үз осталыкларын һәм фантазияләрен эшкә җиктеләр. Шулай ук “Экологик юл” бәйгесе дә бик мавыктыргыч булды. Чөнки монда үзеңнең тәҗрибәле урманчы икәнеңне күрсәтергә кирәк иде. Яшь урманчылар урманда ориентлашу, тирә-юньдәге агачларга характеристика бирү, махсус җиһаз белән агачларның биеклеген үлчәү, ничә яшьтә икәнлеген исәпләү, махсус урынның мәйданын табу буенча көч сынаштылар.
Слетның тантаналы ачылышында Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов: “Сабалылар ярышка бик тырышып әзерләнделәр, нәтиҗәләр дә яхшы булачак”, — дигән иде. Дөрес әйткән икән. I урынны Саба командасы, II урынны — “Урман дозоры” шәһәр яны урманчылыгы, III урынны Тәтеш урманчылыгы алды. Җиңүче командалар һәм тырышлыклары белән аерылып торган укучылар мактау кәгазьләре, ноутбук һәм акчалата бүләкләнделәр.
Чыганак: http://sabantuy.net
Фикерләр
Кунак
16 Ноябрь, 2010 - 19:49
Permalink
берни дә ЮК!!!!!!!!!!!!
берни дә юк монда :( :( :(