Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Кичә Казанның “Ак Барс” Көрәш сараенда яшүсмерләр һәм кызлар арасында икенче Евразия спорт уеннары ачылды. Турнир 13 яшьтән алып 17 яшькәчә меңнән артык спортчы катнашында уза.
4-11 сентябрьдә Казанда спортның 14 төре буенча ярышлар уза. Турнир Евразия икътисади берләшмәсе учреждениесенең 10 еллыгына багышланган, анда Белоруссия, Казакъстан, Кыргызстан, Россия, Таҗикстан һәм Украин вәкилләре катнаша. Алты ил вәкилләре арасында Россия җыелма командасы составында чыгыш ясаучы 18 татарстанлы бар.
Универсиада программасына кертелгән спорт төрләре буенча уза торган Уеннарны ачу тантанасында РФ спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министры урынбасары Юрий Нагорных, Россия Олимпия комитеты башкаручы директоры Марат Бариев, ЕврАзЭС генераль секретаре урынбасары Морат Мосатаев, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов һәм башка рәсми затлар катнашты. Тантанада шулай ук ярышларның баш судьясы – синхрон йөзү буенча өч тапкыр Олимпия чемпионы Ольга Брусникина бар иде.
Рафис Борһанов турнирда катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул Уеннарны оештыручыларга һәм катнашучыларга Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле сәламләвен укыды. Шулай ук Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Татарстан Хөкүмәте исеменнән Казан уеннарында җиңелүчеләр булмаячак, дип ышандырды һәм яхшы ял теләде. Казанда булачак Универсиадага 3 ел калды, бу чорда Татарстан зур спорт уеннарында катнашучыларны кабул итәр әле дип өметләнүен белдерде.
Юрий Нагорных үз чиратында II Евразия спорт уеннары кунакчыл Татарстан җирендә, 2013 елгы Бөтендөнья универсиадасын кабул итәчәк уникаль спорт объектлары базасында уза, дип белдерде.
Морат Мосатаев ЕврАзЭС генераль секретаре Таир Мансуровның сәламләү хатын укыды. “Евразия уеннары спорт традицияләрен үстерү, спорт осталыгын күтәрү һәм яшь спортчыларга югары дәрәҗәдәге халыкара ярышларда чыгыш ясау тәҗрибәсе туплау мөмкинлеге бирә”, - диелә анда.
«КАИ-Олимп» комплексы, су полосы, йөзү, пуля ату, футбол һәм спорт гимнастикасы буенча ярышлар кабул итә торган спорт объектлары Евразия уеннарынң төп мәйданы булып торачак.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru