Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Татарстан Республикасы Арча педагогия көллиятендә бишенче сыйныф ачылды, дип хәбәр итә “Арский вестник” хәбәрчеләре. Әлеге сыйныфта Арчаның сәләтле балалары белем алачак. Ул көллиятнең чит телләр бүлегенә карый.
Бишенче сыйныфны ачу тантаналы рәвештә тормышка ашты һәм Арча тарихына кереп калды. Тантананы чит телләр бүлеге җитәкчесе Суфия Шәрифҗанова ачты һәм алып барды.
Үз чыгышында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надия Мифтахетдинова райондагы сәләтле балаларга карата күп кенә чараларның тормышка ашырылуын ассызыклап үтте. Алар аерым стипендия ала, район үзәгендә “Йолдызлар аллея”сы эшләнгән, аларны Кара диңгезгә алып баруны да оештырганнар. Районның мәдәният, яшьләр эшләре буенча, спорт һәм туризм, мәгариф буенча бүлекләре бу юнәлештә актив эш алып бара, диде ул. Яшь талантларга Г.Ахунов исемендәге премиянең бирелүе дә игътибарга лаек.
Көллияттә сәләтле балалар өчен сыйныф булдыру идеясен әлеге уку йорты директоры Наил Габдрахманов тәкъдим иткән. Район башлыгы Алмас Нәзиров исә аны куәтләгән генә. Тантанага килгән мәгариф бүлеге җитәкчесе Рина Бәдриева яңа сыйныфка бүләкләр бүләк итте.
Көллият директоры сүзләренә караганда, уку йортында тирән белем алу өчен барлык шартлар да тудырылган. Биредә балалар һәрьяклап үсешкә ирешә ала.
Көллиятнең бишенче сыйныфында белем алу бәхетенә лаек булган укучы балалар киләчәктә бу уку йортының студентларына әйләнә ала. Алар татар, рус, инглиз, алман телләрен тирәнтен өйрәнәчәк, моның өчен аларның уку программалары өстәмә сәгатьләр белән баетылачак. Шулай ук укучыларга хореография, йөзү, лидерлык дәресләрендә катнашу кебек күп кенә шөгыльләр дә тәкъдим ителәчәк.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru