Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бүген Казанда “Пирамида” күңел ачу комплексында Халыкара укытучылар көненә багышланган чара узды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова республика педагогларына татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри исемендәге премияләрне тапшырды.
Бүгенге көндә республикада Каюм Насыйри премиясенә лаек булган 67 лауреат эшли. Әлеге премия ел саен педагогик коллективларга, мәктәпкәчә белем бирү, гомуми урта, башлангыч, урта һәм югары һөнәри белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләренә бирелә.
Премия милли мәгарифне үстерүдә һәм Татарстан Республикасы халыклары милли мәдәниятының традицияләренә таянып, белем һәм тәрбия бирүдә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән, милли белем бирү учреждениеләре өчен укыту-методик кулланмалар һәм фәнни хезмәтләр язган өчен билгеләнә.
Бүген тантана вакытында Каюм Насыйри исемендәге премияләр - Татарстан Республикасы Бөгелмә районының 14 нче татар гимназиясе, Татарстан Республикасы Арча районының Ташкичү урта мәктәбе, Татарстан Республикасы Зәй районы “Кояшкай” балалар бакчасы, Казан шәһәренең инглиз теле тирәнтен өйрәнелә торган 167 нче урта мәктәп коллективларына һәм Казан шәһәренең 20 нче гимназия директоры, башлангыч сыйныфлар өчен укыту-методик комплектлар авторы Зәлфирә Җамалетдиновага тапшырылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова бу нисбәттән: “Каюм Насыйри бөек энциклопедияче, бөек гуманист булган, милли мәгарифне үстерүгә зур өлеш керткән. Бу галимнең: “Кечкенә һәм зур халыклар юк. Алар барысы да тигез хокуклы һәм бердәм. Һәрберсе яклауга, саклауга мохтаҗ һәм киләсе буыннарга тапшыру зарурлыгы булган үзенчәлекле мәдәниятка ия”, - дигән фикере бар”, - дип белдерде.
Р.Ратникова Каюм Насыйриның киң карашлы кеше булганлыгын, аның идеяләренең актуальлеген билгеләп үтте.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru