Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Шушы көннәрдә Төркиянең Бәйкент университетында “I Халыкара төрки милләтләр әдәбиятында – Истанбул” дип исемләнгән ике көнлек фәнни-гамәли конференция үтте. Бирегә Әзәрбәйҗан, Россия, Татарстан, Төркмәнстан, Кипр, Гыйрак төрекмәннәре галимнәре белән берлектә Аурупа фән эшлеклеләре дә килгән.
Борынгы Истанбул каласының әдәбиятта тоткан урынын аңлатып чыгыш ясаучы галимнәрнең күпчелеге Төркиядән булган. Әгәй университетының күренекле галиме Явуз Акпынар Исмәгыйл Гаспралы язмаларындагы Истанбул турында сөйләгән. Бәйкент университеты яшь галимәсе Айшә Услу Байрамлы чыгышында “Башлангыч чор татар романында – Истанбул” темасын яктырткан.
Татар галимнәре дә чыгыш ясаган. Конференциядә чыгыш ясаган Россия фәннәр академиясе профессоры Әлфинә Сибгатуллина “Татарча хаҗнамәләрдә - Истанбул” дип аталган докладында 19нчы һәм 20нче гасыр башларында татарларның хаҗ өчен Мәккәгә барышлый Истанбул аркылы йөргәннәрен һәм аларның әлеге шәһәрдә күргәннәрен кәгазьгә теркәп калдырган истәлекләрен телгә алган. Шулай ук танылган язучы Атилла Расихның әнисе Зәйтүнәненең ире белән бергә хаҗдан кайтышлый, Беренче бөтендөнья сугышы башлану сәбәпле, Истанбулда берничә ел тукталып калуларын, Атилла Расихның ошбу калада дөньяга килүен, Зәйтүнәнең Төркиядәге тормышларын көндәлеккә язып калдырган кызыклы хатирәләрен аңлаткан.
Тарих фәннәре кандидаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, язучы Фәүзия Бәйрәмова “Күренекле татар язучысы Габеррәшит Ибраһимның әсәрләрендә Истанбул” дигән темага чыгыш ясап, төрек галимнәренә ачыш булырлык итеп, әлеге шәхес белән таныштырган.
Мугла университеты Чордаш төрки телләр һәм әдәбиятлар кафедрасы доценты, милләттәшебез Чулпан Зариф-Четин татар язучысы Миргазиян Юнысның сәяхәтнамәләрендә Истанбулны ничек тасвирлавы турында бик кызыклы фактлар белән чыгыш ясаган. Казаннан махсус килгән Татар дәүләт педагогика университеты Татар филологиясе һәм әдәбияты бүлеге доценты Ләйлә Минһаҗева “Чордаш татар шигырьләрендә - Истанбул”, шул ук уку йортының урыс мәктәпләрендә татар теле укыту бүлеге галимәсе “Татар галиме Әбрар Кәримуллинның “Кыйтгаларны тоташтырган шәһәр” әсәрендә - Истанбул”, доцент Әлфинур Нәҗипова-Зиннәтуллина “ХХ гасыр башында Истанбулдагы сәяси вакыйгаларның татар әдәбиятында чагылышы” дигән темаларны яктыртып, төрек галимнәренә татарлар белән бәйле шактый күп яңалык җиткергәннәр.
Чыганак: «Татар-информ»
- Караулар саны: 3111
- Бастыру