Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Татфондбанкның ел саен үткәрелеп килә торган “Авылның сәләтле 100 баласы–2010” социаль акциясенең җиңүчеләрен ачыклау процедурасы тәмамланды. Әлеге бәйгенең лауреатлары – регион, регионара, бөтенроссия дәрәҗәсендә үткәрелгән олимпиадаларда һәм башка төр бәйгеләрдә югары нәтиҗәләргә ирешкән 100 авыл баласы. Аларның барчасы да Татфондбанкның исемле пластик карталарына ия булачак, ай саен әлеге картага 1 мең сум күләмендә стипендия акчасы күчерелеп барылачак. Шундый стипендиатларны әзерләгән укытучылар да кыйммәтле бүләкләр белән билгеләнеп үтеләчәк.
Татфондбанк әлеге социаль акцияне 2009 елдан бирле Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә үткәрә, бәйге авылларда яшәүче талантлы укучы балаларга һәм укытучыларга ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылган. Апрель аеннан алып 30 нчы сентябрьгә кадәр авыл мәктәпләренең 7-11 нче сыйныф укучылары оргкомитет исеменә гаризалар яздылар, үзләренең казанышлары турында хәбәр иттеләр. Быел акциядә 450 укучы катнашкан, әлеге күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда 30 процентка артык. Акция шартлары үтәлгән, Татарстанның һәр районыннан ким дигәндә 1 булса да бала катнашкан.
Яшь вундеркиндлар казанышларын акциянең Иҗтимагый советы бәяләде. Әлеге советны быел премьер-министр урынбасары - Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкләде. Татфондбанк җитәкчелегеннән кала әлеге советка Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең президенты Әхмәт Мазгаров, Казан федераль университетының ректоры Илшат Гафуров һ.б. танылган шәхесләр кертелде.
Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үз чыгышында укучылардан белемнәрен үз туган якларын ныгытуга юнәлтүләрен сорады. Җиңүчеләр арасында үткәрелгән сорау алу нәтиҗәләренә караганда, укучыларның күпчелеге үз киләчәген туган-үскән җире белән бәйләп күз алдына китерә.
АИКБ “Татфондбанк”ның идарә итүче рәисе Илдус Мингазетдинов:
- Без узган елгы җиңүчеләрнең стипендияләрне нигездә укуга юнәлтүләренә игътибар иттек. Бу талантлы авыл укучыларының белемнәре тагын да камилләшәчәген әйтеп тора, без күрсәткән ярдәм аларга үсәргә һәм камилләшергә яңа импульс бирде. Безнең тырышлык югалмаячагына һәм аларның күпләренең исемнәре татарстан җирләренең данын күтәрәчәгенә иманым камил, - дип ышандырды.
Стипендиатларны бүләкләү тантанасы 22 ноябрь көнне Казан шәһәренең "Корстон" сәүдә-күңел ачу комплексында узачак. Катнашучыларны теркәү 10.00 сәгатьтә башлана.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Җиңүчеләр исемлеге | 49.5 KB |