Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Һәрберебезнең күңеле Яңа елда ниндидер могҗиза көтә кебек. Әкияти бәйрәм бигрәк тә балаларда якты, шатлыклы хисләр уята. Барлык ата-аналар да нәниләренә онытылмаслык мизгелләр бүләк итәргә, аларның иң-иң зур хыялларын тормышка ашырырга омтыла. Әмма Яңа ел бәйрәме бер көн белән тәмамланмый бит. Ун көнлек ялны кызыклы итү турында да уйларга кирәк. Башкалабызда исә моның өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Шәһәрнең һәрбер районында чыршы бәйрәмнәре узачак, мәдәният сарайларында, музейларда, циркта, күңел ачу үзәкләрендә төрледән-төрле чаралар оештырыла.
«Әкият» театры Яңа елга балалар игътибарына ике спектакль тәкъдим итә:
«Солнышко и снежные человечки» спектаклен 24 һәм 31 декабрьдә 10.00 һәм 12.30да , 25-30 декабрьдә һәм 2-9 гыйнварда 10.00, 12.30 һәм 15.00да карарга була.
«Подарки деда Мороза» тамашасын 27 декабрьдә 10.00 һәм 12.30да, 28 декабрьдә 10.00, 12.30 һәм 15.00дә куялар. Шулай ук балалар өчен Кыш Бабай, Кар кызы һәм башка әкияти персонажлар катнашында чыршы тирәли әйлән-бәйлән оештырылачак.
Билет бәяләре 180-250 сум
«Казан циркы»нда 25 декабрьдән 9 гыйнварга кадәр «Новый год и цирк зверей» циркы гастрольләре уза. Тамашада верблюдлар, ламалар, зебралар, еланнар, мәчеләр, этләр, аюлар, кенгуру, шулай ук акробатлар, жонглерлар, клоуннар катнаша.
Декабрь аенда билет бәяләре 300-350 сум. Гыйнварда - 200-500 сум. 5 яшькәчә балаларга керү бушлай.
Татарстанның Милли музеенда “Яңа ел елъязмасы” дип исемләнгән Яңа ел күргәзмәсе белән “Ак куянга ияреп Яңа елга” дигән бәйрәм чарасы тәкъдим ителә. Күргәзмә 21 декабрьдә ачылды. Күргәзмәгә килүчеләр төрле халыкларның Яңа ел елъязмалары оешуы турында бик күп яңалык ачачак. Алар Звездочет Йолдыз санаучы белән бергә борынгы халыкларның (мисырлы, болгар, славян һ.б.), христиан һәм мөселманнарның календарьлары белән таныша алачак. Кунаклар үзләрен Яңа ел дөньясына эләккән итеп хис итәчәк.
Музейның иң бәләкәй кунаклары өчен “Кыш бабай остаханәсе” эшләячәк. Анда балалар үзләре төсле кәгазь, җилем һәм кайчы ярдәмендә чыршы уенчыклары, сувенирлар ясый алачак. Бәйрәм көннәрендә кунакларны яраткан әкият геройлары – якынлашучы Яңа ел символы – куян, күп белем туплаган Йолдыз санаучы, мәкерле Убырлы карчык озатып йөриячәк. Яңа ел чараларының төп катнашучылары, әлбәттә, Кыш бабай белән Кар кызы булачак.
Билет бәясе - 200-250 сум.
К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында 20 декабрьдән алып 13 гынварга кадәр үзенең нәни дусларына «ШҮРӘЛЕ ONLINE» дип исемләнгән өр-яңа әкият тәкъдим итә. Тамаша көн саен 10.00, 13.00, 16.00 сәгатьтә була.
Билет бәясе 100 сум
Г.Кариев исемендәге Казан татар яшь тамашачы театрында 24 декабрьдә“Яңа ел бәйрәме котлы булсын!” бал-тамашасы башлана. Аңа кадәр балаларга һәм өлкәннәргә Казанның яшь драматургы Илгиз Зәйниев пьесасы буенча куелган “Урман клаб” мюзиклы күрсәтелгән иде.
Театрда Яңа ел тамашасын 2011 елның 3 гыйнварына кадәр карап булачак.
М.Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында «Морозко» балет-әкияте куела. Тамашачыларны 30 декабрь, 2-10 гыйнвар көннәрендә 10.30 һәм14.00 сәгатьтә көтәләр. Театр фойесында Яңа ел чыршысы янында балаларны Кыш бабай һәм Кар кызы каршы ала.
Билетлар 50-250 сум
«Пирамида» күңел ачу комплексында 2-6 гыйнварда кечкенә тамашачыларга «Новогодняя тайна старой книги» музыкаль әкиятен тәкъдим итәләр.
Билет бәяләре – 110-350 сум. 5 яшькәчә балаларга керү бушлай.
Чыганак: http://intertat.ru