Абдулла Алиш

(1908-1944)

Абдулла Алиш (Габдуллаҗан Габделбари улы Алишев) 1908 елның 15нче сентябрендә Спас районы Көек авылында зыялы нәсел — күп буыннардан килгән дин әһелләре, руханилар нәселендә көтеп алынган малай булып дөньяга килә. Бабасы Нурулла Бохарада укып кайткач, Көеккә килеп төпләнә һәм, авыл мулласы булып гомер сөрә. Әтисе Габделбари исә нигездә хуҗалык эшләре белән шөгыльләнә — иген игә, умарта тота. Заманасы өчен укымышлы һәм алдынгы карашлы бу гаиләнең балалары белемле, тәрбияле итеп үстерү максатыннан төрле газета һәм журналлар алдыруы да мәгълүм. Әнисе Газизә дә укымышлы, нечкә һәм шигъри күңелле ханым булып әдәбият тарихына кереп калган. Аның шигърият белән кызыксынуы, шигырь һәм бәетләр язуы да мәгълүм.

Башлангыч белемне А. Алиш 6-7 яшендә әтисеннән ала — укырга һәм язарга өйрәнә, Көектәге башлангыч мәктәпне тәмамлагач, 1917-1919 еллар аралыгында күрше Ямбакты авылы мәдрәсәсендә укый. 1919-1921 елларда Бураково авылы мәктәбен, аннан соң, 1927 елга кадәр Спас педагогия техникумы каршысындагы 7 еллык рус мәктәбен тәмамлый.

Уку елларында төрле кичә һәм бәйрәмнәрдә актив катнаша, стена газетасы һәм кулъязма журналлар чыгаруда башлап йөри, иҗат белән шөгыльләнә, күп китаплар укый, халык авыз иҗаты әсәрләрен җыя, өйрәнә.

Җиденче класста укыган вакытта А. Алиш Спас педагогия техникумы тыңлаучысы да була. 1927 елда ул Казанга килә, Казан җир төзү техникумына урнаша. Биредә белем алу чорында (1927-1930 еллар) әдәбият белән кызыксынуы тагын да арта. Нәтиҗәдә, бу елларда «Кызыл яшьләр», «Яшь ленинчы», «Яңа белгеч» һ.б. матбугат органнарында төрле жанрдагы әсәрләре белән еш чыгышлар ясый.

Техникумда уку дәверендә, үзенең саксызлыгы аркасында, әдип аздан гына комсомолдан һәм техникумнан куылмый кала. Ярым шаярып, затлы нәсел булуларына ишарә ясап, ул: «Безнең нәсел шәҗәрәсе башында Болгар ханының олы вәзире, зур галим Галишаһ торган», дип әйткән була. Эш зурга киткәч, ул бу мәсьәләгә матбугат аша ачыклык кертергә һәм әтисенең крестьян булып гомер кичерүе турында материал бастырырга мәҗбүр була, шул рәвешле үз-үзен саклап кала.

Техникумны тәмамлаганнан соң автор, 1931-1932 елларда, профессиональ эшчәнлеге белән бергә, иҗат эшен дә ташламый.

А. Алиш 1933-1934 елларда Казандагы үзәк пионерлар клубында, соңрак «Пионер каләме», «Ялкын» журналы редакциясе каршысында оештырылган әдәби тәгәрәк җитәкчесе, «Техника» журналының җаваплы сәркәтибе, 1937 елдан «Пионер каләме» журналы һәм Татарстан радиокомитеты хезмәткәре булып эшли. Шушы ук елдан Казан дәүләт педагогия институтының кичке бүлеге студенты да.

Бу еллар — язучының иң актив иҗат чоры. «Отряд флагы» (1931) исемле беренче китабыннан соң аның бер-бер артлы «Якты күл буе» (1933), «Дулкыннар» (1934), «Ант» (1935) кебек җыентыклары, «Йолдыз» (А.Әхмәт белән бергә), «Кечкенә тоткын» пьесалары һәм әлбәттә, күп сандагы әкиятләре дөнья күрә. Өлкәннәр өчен «Яңа килен» (1931), «Тиздән туй» (1939), «Кыйммәтле җәүһәр» (1940) хикәяләре, «Күршеләр» (1934, А.Әхмәт белән берлектә) пьесасы, Казан электростанциясенең төзелешенә багышланган, яңа төзелешнең кешеләр рухына тәэсирен ачкан «Якты күл буе» повесте басыла.

1941 елның июль аенда, Ватан сугышы башлангач, язучы фронтка китә, радист һөнәрен үзләштерә. 1941 елның октябреннән башлап, берничә ел дәвамында аның язмышы билгесез булып кала. Сугыштан соң гына А.Алишның 1941 елның 12 октябрендә Брянск шәһәре янында, Десна елгасы буенда чолганышта калып, фашистларга әсир төшүе мәгълүм була. 1941 ел — Литвадагы хәрби әсирләр лагере, 1942 ел — Чехословакиядәге Сандау шәһәре, Польшадагы Седльце шәһәре, Берлин янындагы Вустрау шәһәре — болар язучының тоткын буларак үткән юлы. Соңгысында ул Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре белән очраша, алар белән берлектә фашистларга каршы яшерен оешма эшендә катнаша.

1943 елда яшерен оешма эше ачыла, җәлилчеләр, шул исәптән А. Алиш та, кулга алына һәм үлем җәзасына хөкем ителә. 1944 елның 25 августында унике татар каһарманы фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелә. Плецензее төрмәсендә эшләүче чиновник Глюк тарафыннан тутырылган 2968 номерлы белешмәдә әдипнең үлеме турында түбәндәге мәгълүматлар бирелә:

«№ 2968

Берлин. Шарлоттенбург. 1944 елның 26 августы.

Абдулла Алишев, язучы, мөселман. Торган урыны Казан, Дзержинский урамы 18/19.

Үлде 1944 елның 25 августында, 12 сәгать 12 минутта.

Бу мәгълүматны хәбәр итүче — мәгълүм кеше һәм ул мәрхүмнең үлемен үз күзләрем белән күрдем дип раслады.

Үлеменең сәбәбе: башы киселде».

ЧЫГАНАК: Тылсымлы хикәяләр: Абдулла Алиш. Әминә Бикчәнтәева. - Казан: Татарстан Республикасы "Хәтер" нәшрияты (ТаРИХ), 2003. - 431 б.