Шәриф Хөсәенов
Шәриф Нургали улы Хөсәенов 1929 елның 26 ноябрендә Татарстанның Буа районы Өчмунча авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлагач, Казан медицина институтына укырга керә. 1953 елда аны тәмамлап, гомере буе табиб булып эшли. Мәскәүдә СССР Язучылар союзы каршындагы Югары әдәби курсларда укый.
Язучы драматург буларак Ш. Хөсәенов «Профессор кияве» (1952) комедиясе белән таныла. Әдипнең «Бирнәле кыз» (1954), «Зөбәйдә — адәм баласы» (1961), «Егерме ел үткәч» (1962), «Әниемнең ак күлмәге» («Әни килде», 1968) һ.б. дөнья күрде. Яшьләр тормышына, аларны борчыган проблемаларга акцент ясап, драматург буыннар арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне дә яктыртыртуга ирешә. «Әни килде» драмасы — үз чорында илнең кырыктан артык театры сәхнәсендә уңыш белән барган әсәр һәм ул бүгенге көндә дә үзенең актуальлеген югалтмый. Егерме беренче гасыр башында Камал театры бу әсәргә яңадан мөрәҗәгать итте.
Әдәби хезмәтләре өчен Ш. Хөсәенов 1979 елда «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнде. Аңа шулай ук Татарстанның атказанган табибы исеме дә бирелде.
Ш. Хөсәенов 1999 елда Казанда вафат булды.