Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Һәр халыкның тарихи үсешендә тирән эз калдырган данлы уллары, кешелек бәхете өчен көрәшкә зур өлеш керткән галим һәм әдипләре була. Каюм Насыйри - татар халкының әнә шундый олы хөрмәтенә лаек булган күренекле мәгърифәтче галиме.
28 нче гыйнвар көнне без Мәгариф идарәсе җитәкчелегендә якташыбыз, милләтебез горурлыгы булган шушы олуг затка тирән хөрмәтебезне, рәхмәтебезне һәм соклануыбызны белдерү өчен 9 нчы тапкыр фәнни-гамәли укуларга җыелдык. Укулар икенче ел рәттән үзебездә, ягъни 10 нчы гимназиядә үткәрелүенә без бик шатландык. Укуларны безгә ышанып тапшырылуы, гимназиябезнең Каюм Насыйри урамында урнашуы, тирән эчтәлекле җөмһүриятебез күләмендә “Мәктәп музее” дигән статус алган музейның эшләве дә этәргеч булгандыр.
Конференциядә филология фәннәре докторы, профессор, академик Хатыйп Миңнегулов; Бөтендөнья Татар конгрессының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе, Татарстан Республикасы иҗтимагый палата әгъзасы Әлфия Мирхәйдәрова; Идел буе федераль университетының деканы, филология фәннәре кандидаты Олег Хисамов; Татар дәүләт гуманитар–педагогика университеты укытучысы, педагогика фәннәре кандидаты Рәйсә Галиева; Казан шәһәренең Каюм Насыйри исемендәге музей директоры Рушания Хөснетдинова; шагыйрь, Казан шәһәрендәге Тукай музее директоры Рәмис Аймәтов; Ачасыр авылындагы Каюм Насыйри исемендәге музейның фәнни хезмәткәре Рәмзия Ганиева; Тел, әдәбият һәм сәнгать институты аспиранты Айнур Сөнгатов; Каюм Насыйри исемендәге премиясе лауреаты Вил Шәрәфетдинов, Мәгариф идарәсе хезмәткәрләре Илгизә Гомәрова, Эльвира Мөхәммәтҗанова катнашты һәм чыгыш ясады.
Конференциядә шәһәребез һәм районыбызның төрле мәктәпләреннән килгән 76 укучы чыгыш ясады. Каюм Насыйри иҗатының күпкырлы эшчәнлеген фәнни–эзләнү эшләре белән яктырттылар. Һәр укучы үзенең эшен бүгенге көн проблемалары белән бәйләп, чагыштырып, үз фикерләре белән уртаклашып төзегән иде. Ачасыр мәктәбеннән Абзалутдинов Булат Каюм Насыйриның тәрбияви хезмәтләренә нигезләнеп, үзенең тикшеренү эшендә авылының бүгенге рухи - әхлакый халәтен һәм аны коткару чараларын ачыклаган. Темада күтәрелгән мәсьәләләр гаять дәрәҗәдә мөһим.
Осиново гимназиясе укучысы Хәмитова Наилә Каюм Насыйри эшчәнлегенең бер тармагы булган химия фәне өлкәсенә багышланган хезмәте белән таныштырды.
Якташыбызның туган авылында табылган, авылдашларында сакланып калынган өстәл календарьларына күзәтүләр ясавы, туган якны өйрәнү, тирә-юньнең чисталыгы турында борчылып, кайгыртып язылган эзләнү эшләренең булуы киләчәктә укучыларга Каюм Насыйри мирасын тирәнтен өйрәнүгә тагын да зур этәргеч булыр. Чыгышларның презентация белән бәйләп барылуы укуларның эшен тагы да җанландырды.
Укучылар төрле секцияләргә бүленеп эшләделәр. Бу фәнни–гамәли уку кысаларында милләтебезнең йөзек кашы булган сөекле шагыйребез Габдулла Тукай иҗатына багышлап язылган фәнни эшләр дә якланды.
Укучыларның халкыбызның бөек шәхесләрен өйрәнүләренә теләкләре көчле булуын күрү безнең барыбызны да сөендерде. Фәнни-эзләнү эшләрендә укучылар Каюм Насыйри эшчәнлегенең гаять күпкырлы, энциклопедик булуын исбатладылар. Аның хезмәтләре татар халкын белемле, тәрбияле итүдә үзенә күрә бер мәктәп, университет булды.
Каюм Насыйриның эшчәнлеге - милләткә фидакарьләрчә хезмәт итүнең бөек бер үрнәге. Аның китаплары – хәзерге милли тормышыбыз өчен дә аваздаш булган бай хәзинә.
Каюм Насыйри фәнни-гамәли укуларыннан фоторепортаж: