Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Мәгариф һәм фән күзәтчелегенең федераль хезмәте тарафыннан гамәлгә кертелгән 2965нче карар нигезендә бердәм дәүләт имтиханын вакытыннан алдан, үз вакытында һәм өстәмә тапшыру вакытлары расланды. Россия армиясе сафлары карамагындагы кичке (сменалы) мәктәп укучылары, Россия һәм халыкара спорт ярышларына, бәйгеләргә, олимпиадаларга китүчеләр, укуын чит илдә дәвам итүчеләр, Россия территориясеннән читтә урнашкан, әмма Россиянеке булган мәктәп укучылары, авыр климат шартлары булган дәүләттә белем алучылар БДИны вакытыннан алдан тапшыру хокукына ия булачак.
БДИ вакытыннан алда түбәндәге көннәрдә уздырылачак: 20 апрельдә — рус теле; 22 апрельдә — чит телләр, география, физика; 25 апрельдә — математика; 27 апрельдә — информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр, биология, җәмгыять белеме; 29 апрельдә — тарих, әдәбият һәм химия.
Бердәм дәүләт имтиханының үз вакыты май һәм июнь айларына билгеләнгән. 27 майда — информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр, биология, әдәбият; 30 майда — рус теле, 3 июньдә — чит телләр, химия; 6 июньдә — математика; 10 июньдә — география, җәмгыять белеме; 14 июньдә — тарих, физика.
Россия Федерациясе субъектлары мәктәпләрендә БДИ иртәнге 10да башланачак. Имтихан вакытында математикада — линейка, физикада — линейка һәм программалаштырылмый торган калькулятор, химияда — шулай ук программалаштырылмый торган калькулятор, географияда — линейка, транспортир һәм программалаштырылмый торган калькулятор кулланырга мөмкин.
Чыганак: http://intertat.ru