Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Укытучылар һәм укучы яшьләр өчен татар телендә чыгарыла торган “Мәгърифәт” атналык газетасының бүген туган көне. Туган көне генә дә түгел - юбилее. Аның беренче саны 1991 елның 15 февралендә дөнья күргән. Ул көннәрдән бирле укучыларга инде 992 сан барып ирешә алган.
“Мәгърифәт” – республиканың иҗтимагый-сәяси тормышы хакында төгәл мәгълүмат биреп кенә калмыйча, мәгариф учреждениеләре проблемаларын киң яктырта, мәгариф системасын реформалаштыру буенча республика һәм бөтенроссия программалары турында фикер алышуга чакыра, яшь буынны укыту һәм тәрбия процесслраын ачып бирә, алдынгы укытучылар, фән эшлеклеләре тәҗрибәсе белән уртаклаша, укучыларны укыту өлкәсендәге яңа инновацион программалар, алдынгы технология һәи методология белән таныштырып бара.
Академик Әнвәр Хуҗиәхмәтовның татар мәгърифәтчеләре турында язмалар циклы, язучы Фәнзаман Батталның туган тел проблемаларын ачкан мәкаләләре, Туфан Миңнуллинның милләтнең әхлакый кыйммәтләрен яктырткан хикәятләре укучыларда аеруча зур кызыксыну тудыра. 3 айга бер газета битләрендә Татарстан халыклары телләре турындагы законның үтәлеше проблемаларын үз эченә алган “Әткәм-әнкәмнең теле” кушымтасы басыла. Конкурслар да даими уздырыла. 2010 – Укытучы елы уңаеннан “Җылы сүз җан эретә” бәйгесе шулкадәр популярлык казана ки, аны быел да дәвам итәргә туры килгән. Яшь математиклар “Мөстәкыймовлар олимпиадасы”нда бик теләп катнаша. Фатих Кәрим, Абдулла Алишка багышланган бәйгеләрне Тукайның 125 еллыгына багышланган конкурс алмаштырды. “Без кабызган утлар” сәхифәсендә энергетиклар төрле бәйгеләрне даими үткәреп килә.
"Белем.ру" колективы “Мәгърифәт” газетасы хезмәткәрләрен, аларның укучыларын әлеге бәйрәме белән тәбрик итә. Укыгыз, мәгърифәтле булыгыз!