Татар мәгарифе порталы
Бүген, 15 февральдә, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең (Җәлилов Муса Мостафа улы, 1906-1944) тууына 105 ел тула. Татарстан Милли музеенда бу көнне ел саен «Төп нөхсә» көне уздыралар. Җәлилнең фашист төрмәсендә язылган шигырьләре тупланган «Моабит дәфтәрләрен» тантаналы рәвештә быел да 15 февраль көнне җәмәгатьчелеккә тәкъдим итәчәкләр. Бу уникаль экспонатны фәкать елга бер генә тапкыр күрергә мөмкин, ди музей хезмәткәрләре.
Шагыйрь тоткынлыкта 1942-1944 елларда иҗат итә. Моабит дәфтәрләре татар шагыйре Муса Җәлил тарафыннан фашист концлагерендә һәм Моабит төрмәсе (Берлин) диварлары эчендә гарәп һәм латин шрифтлары белән татар телендә язылганнар. Дәфтәрләр музейга сугыштан соң 1946 һәм 1947 елларда тапшырылганнар. Туган иленә аның ике дәфтәре генә кайтып ирешә. Анда барлыгы 110 шигырь язылган. Муса Җәлилгә вафатыннан соң Советлар Союзы Герое һәм “Моабит дәфтәрләре” дигән шигырьләр циклы өчен Ленин премиясе лауреаты исемнәре бирелгән. Ул 1944 елда Берлинда “Идел-Урал” легионында яшерен антифашистик эшчәнлек оештыруы өчен җәзалап үтерелгән.
Милли музейда Җәлилгә багышланган күргәзмә дә оештырыла. Тантаналы чарада эзтабар-галим Рафаэль Мостафин, шагыйрь Рафис Корбан һ.б. катнашачак.
Чыганаклар: http://intertat.ru, http://tatar.museum.ru