Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Кичә, 19 февраль көнне, Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 14 нче номерлы гимназиясендә (Луначарский урамы, 9 йорт) күренекле мәгърифәтче, галим Ибраһим Хәлфин исемендәге беренче региональ фәнни-эзләнү конференция үткәрелде.
Региональ дәрәҗәдә беренчесен генә үткәрелсә дә, конференция бу көнне зур горурлык белән үзенең 5 еллык юбилеен билгеләп үтте - моңарчы ул шәһәр күләмендә оешытырылып килгән.
Чараның пленар өлешендә аны башлап йөрүче, 14 нче гимназиянең директоры Вахитова Миләүшә Әхәт кызы күренекле мәгърифәтче, галим Ибраһим Хәлфин исеме белән бәйле әлеге фәнни конференциянең тарихы белән таныштырды.
Конференция үзенең бүгенге көн галимнәрен, фән эшлеклеләрен дә онытмый икән. Залда утырган укучылар һәм укытучылар арасында әлеге "бәйгедә" инде 4-5 ел дәвамында катнашып килүчеләр дә бар. Конференцияне оештыручылар исеменнән аларны тантаналы төстә билгеләп үттеләр, татар мәгърифәтен үстерүдә зур өлеш кертеп килүләре өчен зур рәхмәтләрен белдерделәр.
Быелгы конференциядә халкыбызның танылган шагыйре Габдулла Тукайның 125 еллык юбилеена багышланган секцияләр дә оештырылган иде. Ул гына да түгел, конференция кысаларында Габдулла Тукай иҗатына багышланган рәсемнәр бәйгесе дә үткәрелгән булган. Пленар утырышның тантаналы өлешендә әлеге бәйгедә җиңүче балаларны өч яшь категориясендә зурлап билгеләп үттеләр. Яшь кенә булуларына карамастан, аларның эшләре танылган рәссамнар, сәнгать эшлеклеләренең иң югары баллары белән бәяләнгән иде.
Конференция кысаларында оештырылган тагын бер бәйге - укытучылар арасында иң яхшы дәрес планнарын сайлап алу. Бу бәйгедә җиңүчеләр дә конференциянең дипломнары белән билгеләп үтелде.
Конференциянең пленар өлеше гимназия укучылары көче белән Габдулла Тукайның 125 еллык юбилее хөрмәтенә оештырылган концерт тамашасы белән тәмамланды, шагыйребезнең әсәрләрен тамашачылар татар, рус һәм инглиз телләрендә бик зур кызыксыну белән тыңладылар.
Пленар утырыштан соң укучылар да, алар белән бергә аларның укытучылары да төрле секцияләргә таралдылар. Гимназиянең үзе һәм әлеге конференциянең нидән гыйбарәт булуын сез гимназиянең рәсми сайт битләреннән укып таныша аласыз: http://edu.tatar.ru/aviastroit/page2186.htm/read-news/8152
Конференциянең рухын, фән белән шөгыльләнгән укучылар һәм укытучылар күзләрендә булган мәгърифәт очкыннарын сез түбәндәге фоторәсемнәрдә күрә алырсыз.
Фикерләр
Кунак
26 Февраль, 2011 - 20:26
Permalink
Рєхмєтлєр укыйм сезгє.
Карыйм изге эшегезгє, Мактаулы йїзегезгє.
Бары їчен чын кўњелдєн Рєхмєтлєр укыйм сезгє.
Бу балалар ўсеп ђитєр, Зур шєхес булып китєр,
Тузган їйне тїптєн сўтєр Илне ал да гїл итєр.
Телебезгє тел тидертмєс, Дошманнарга баш имєс.
Башка миллєткє тагылып, Єнкєсенє МАМ димєс.
Килєчєккє нинди бала Безлєрдєн торып кала?
Миллєттє Сез бар чагында, Їметлєр зур, иншалла!