ЧАКМА ТАШЫ
Элек заманда бер солдат хезмәт итеп кайтып килә икән. Юл буенда бер биек, зур агач тебендә утырган карчыкка очраган. Ул убырлы карчык икән. Карчык әйткән солдатка:
– И улым, шушы агач башына мен (агачның эче куыш икән), шуның төбендә бер чакма ташы булыр, шул ташны алып бирсәнә, – дигән. – Анда төшкәч күрерсең: өч ишек булыр, берсенә керсәң, бер бүлмә булыр. Ул бүлмәдә бер зур сандык бакыр акча булыр. Шуның өстендә бер эт утырыр, күзе чынаяк чокыры кебек зур булыр.
| Беркетелгән файл | Күләме |
|---|---|
| Чакма ташы.doc | 53 Кб |
- Сыйныф:
- Әдәби мирас тибы: