Мәҗит Гафури
| Беркетелгән файл | Күләме | Хитлар | Соңгы йөкләү |
|---|---|---|---|
| Биография.doc | 25.5 Кб | 151 | 5 сәгать 36 минут элек |
Мәҗит Гафури 1880 нче елның 20 нче июлендә хәзерге Башкортостанның Гафури районы Җилем-Каран авылында укытучы-хәлфә гаиләсендә туа. Башта үз авылларындагы мәдрәсәдә укый, аннары күрше Үтәш авылындагы мәдрәсәгә күчә. Шул елларда бер-бер артлы әтисе белән әнисе үлеп китә, һәм моннан соң унбер-унике яшьлек Мәҗиткә үз көнен үзе күрергә туры килә.
1896 нчы елда берәр зуррак мәдрәсәдә укуын дәвам иттерү теләге белән ул Уфага килә, әмма ярлылыгы аркасында теләгенә ирешә алмый, бары 1898 нче елда гына, Троицк шәһәренә барып, мәдрәсәгә укырга керә. Мәдрәсәдә уку белән бергә, яшь Гафури аң-белемен үзлегеннән арттыруга да игътибар итә, К. Насыйри, Р. Фәхретдинов, Ф. Кәрими кебек күренекле татар әдип-галимнәренең иҗаты белән якыннан таныша. Әдәбият белән кызыксынып китү аның үзендә дә язу теләген тудыра. Ул Троицк мәдрәсәсендә укыганда беренче әдәби тәҗрибәләрен ясый. 1904 нче елдан аның язганнары китап рәвешендә дөнья да күрә башлый. Аерым алганда, "Фәкыйрьлек берлә үткән тереклек", "Себер тимер юлы, яки әхвале милләт" кебек беренче китаплары басылып чыга.
1905 нче елда, Казанга килеп, "Мөхәммәдия" мәдрәсәсенә укырга керә һәм шул вакытта илдә көчәйгән революцион хәрәкәт йогынтысында үз иҗатында туган халкының реаль тормышына игътибарын көчәйтә, милли азатлык идеяләрен чагылдыра башлый.
