Татар мәгарифе порталы
Белем.ру порталы укытучыларга һәм татар телендә белем алу белән кызыксынган һәркемгә актуаль һәм кыска яңалыкларны заманча интернет-чаралар - Twitter һәм Facebook социаль челтәрен кулланып тәкъдим итә башлады. Безнең яңалыклар белән хәбәрдар булып бару өчен, сез порталыбызның төп битендәге "Кыска яңалыклар" блогында Twitter яисә Facebook төймәләрен сайлап алыгыз. Яңалыкларны җәһәт кабул итеп бару өчен, Twitter сайтында теркәлә һәм безнең яңалыкларга языла аласыз. Безнең әлеге хәбәрләр турыдан-туры сезнең мобиль телефонга да килә ала.
Шул ук вакытта Белем.ру порталында булган яңалыкларны сез үзегез дә "твитлый" (Twitter сайтында башкаларга тәкъдим итә) аласыз. Моннан тыш, үзегезгә ошаган яисә башкаларга укып чыгарга тәкъдим итәргә теләгән яңалыкларны яшел төстәге addtoany төймәсе ярдәмендә Facebook, ВКонтакте, MySpace һ.б. челтәрләрдә уртаклаша аласыз.
Мәгълүмати технологияләр көн дә яңара һәм камилләшә бара. Мәгълүмати технологияләр артыннан мәгариф өлкәсе дә заманчалашу һәм камилләшү кичерергә тиеш. Бүгенге көндә бары тик укытучылары заманча эшли алган, яңа карашлы мөгаллимнәре булган уку йортлары гына заман таләпләренә туры килгән белем бирергә сәләтле.
Порталыбыз сезнең белем өлкәсендә камилләшүегездә киләчәктә дә иң якын ярдәмче дустыгыз булып калсын!
Ихтирам белән, belem.ru порталы идарәсе
Фикерләр
root
30 Август, 2011 - 16:08
Permalink
Твиттерда да татар кулланучылары саны арта бара
Твиттерда да татар кулланучылары саны арта бара. Бик югары темплар белән!!! Укытучылар заманча технологияләр артыннан калышмасыннар иде!
root
22 Август, 2011 - 12:17
Permalink
Язылучылар саны арта бара
Белем.ру яңалыкларына язылучылар саны әкренләп арта бара. Шулай да, заманнан артта калырга теләмәгән укытучылар саны әлегә аз. Укытучыларның башка проблемалары күп булуы борчый.