Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Кичә, 5 октябрь көнне, федераль почта элемтәсенең “Татарстан почтасы” идарәсендә “Иң яхшы хат язу дәресе - 2011” Бөтенроссия конкурсының республика этабында җиңүче укучылар һәм укытучыларны бүләкләү тантанасы булды.
Бөтендөнья почта көненә һәм Халыкара хат атнасына багышлап оештырылган матбугат конференциясе кысаларында уздырылган тантанада идарә директоры Регина Кузнецова ачыклык керткәнчә, бу конкурс этабын аларның 2 нче генә тапкыр оештырулары, шуңа күрә, нигездә, Казан мәктәпләре катнашкан.
Нәтиҗәдә, IX тапкыр илкүләм уздырыла торган әлеге конкурсның республика этабында “М.В.Ломоносовтан өйрәнәм” номинациясендә (М.В.Ломоносовның тууына 300 ел тулу нисбәтеннән кертелгән номинация) Казанның 18 нче мәктәбе укучысы Максим Шевелев һәм аның укытучысы Нина Орлова, “1941 елга хат” (бу номинация Бөек Ватан сугышы башлануга 70 ел уңаеннан) дигәнендә дә шушы мәктәп укучысы Ульяна Белоус һәм укытучысы Елена Косковская җиңгән. “Космик орбитага хат” (ул Россия космонавтикасы елына багышлана) дип аталган хыялыенда башкаланың 43 нче мәктәбе укучысы Денис Шишкарев һәм укытучысы Галина Жданова беренче урынга лаек дип табылган.
“Ватан нидән башлана?” номинациясендә башкаланың 129 нчы мәктәбе укучысы Адилә Гарифуллина һәм мөгаллимә Наилә Гарифуллина; “Безнең чор каһарманы” номинациясендә укучы Гөлшат Камалиева һәм укытучы Әлфия Кулаковага конкурсантлар арасында тиңнәр табылмаган. Ә.Кулакованың хезмәте “Хат язу дәресенә иң яхшы методик эшкәртмә” номинациясе белән дә билгеләнгән.
Идарә башлыгы Регина Кузнецова җиңүчеләрнең һәркайсына, рәхмәт сүзләренә төреп, гөлләмәләр белән конкурс дипломнары, көнкүрештә кирәкле кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Шулай ук Биектау районының Усад урта мәктәбе укучысы Гөлъяз Мәүлетова белән Казанның 132 нче мәктәбе укучысы Андрей Денисов та кызыксындыру призлары чыгып алды.
Шул рәвешле, җиңүчеләр илкүләм этапта катнаша. Оештыручылар сүзләренчә, укучылар арасында Интернеттан “суырган” материаллар тапшыручылар да булган, ләкин аларны жюри тиз арада фаш иткән. Конкурсның төп максаты да укучыларны традицион хат язуга, туган тел кыйммәтләренә җәлеп итүгә корылган.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru