Татар мәгарифе порталы
Сез монда
«Байтик» компьютерлар лагере 9-11 май көннәрендә Күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре слеты кунак итте. Бу чара Татарстан Республикасы дәүләт һәм башка телләрне саклап калу, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасының Дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында уза.
Слетта 170тән артык якшәмбе мәктәпләре укучыларыннан кала Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыкларының телләр үсеше буенча бүлекнең баш киңәшчесе Фирая Шәйхиева, Татарстан Республикасында Чуаш милли-мәдәни автономиясе рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясы рәисе урынбасары Константин Яковлев та бар иде.
Мәгълүмат өчен, 2007-2008 елгы уку елында республикабызда 52 якшәмбе мәктәбе теркәлгән. Анда барлыгы 27 милләт вәкиле туган телен өйрәнә, тарихы һәм гореф-гадәтләре белән таныша, милләттәшләре белән аралаша. Якшәмбе мәктәпләре булуы, аларның эшләве - уңай күренеш. Ник дигәндә, чит илдә яшәгәндә, туган яктан еракта телне саклап калу аеруча авыр. Безнең республикабызда соңгы халык санын алу буенча, түбәндәге саннары китереп булыр иде. Бездә 115 милләт вәкиле яши. Әлеге санны ничек кенә киметеп күрсәтергә тырышмасыннар, татарлар саны күпчелекне тәшкил итә. Алар - республикада 52,9 процент. Икенче урында – урыслар (39,5 процент). Алга таба кимү буенча чуаш, удмурт, украин, мордва, мари, башкорт милләтләре тора. Бүгенге көндә чуваш балаларының – 60, удмуртларның – 67,6, мариларның - 47, башкортларның - 15, яһүдләрнең 73 проценты республикабызда туган телендә белем ала.
Ул гына түгел, Казан шәһәренең төрле мәктәпләрендә башка халык телләрен өйрәнергә мөмкин. Мисал өчен, 80нче мәктәптә украин, поляк, кыргыз, әрмән, грузин, итальян, башкорт, инглиз, чечен, ассирия, удмурт, төрекмән телләрен үзләштерергә мөмкин. Ә 54нче мәктәптә укучылар мари фольклорын өйрәнә ала.
Слетка җыелган кызлар-малайлар танышу кичәсендә, бию марафонында, үзенчәлекле милли уеннарда катнашты, Казан яшь тамашачылар театрына да барып кайтты.
- Караулар саны: 2584
- Бастыру