Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бүген Татарстан Фәннәр академиясендә РФА Казан фәнни үзәгенең Е.К.Завойский исемендәге Казан физика-техника институты тарафыннан оештырылган “Спин физикасы, спин химиясе һәм спин технологияләре” темасына халыкара конференция башланды.
Аның ачылышы тантанасында башлап сүз алган ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов галимнәрне Татарстан җитәкчелеге, Татарстан Хөкүмәте исеменнән сәламләп, Татарстан Республикасы өчен, аның һәм дөньяның барлык илләре фәнни бергәлеге өчен үзенчәлекле вакыйга - Евгений Костантинович Завойский исемендәге Халыкара премияне 20 нче тапкыр тапшыру тантанасы була, дип белдерде һәм әлеге премиягә элеккеге елларда лаек булган төрле илнең 24 лауреатыннан 5се шушы тантанада катнашуын искәртте.
Премия исә ТФА вице-президенты, РФА Казан фәнни үзәгенең Е.К.Завойский исемендәге Казан физика-техника институты директоры Кев Салихов рәислегендәге АКШ, Италия, Бөекбритания, Германия галимнәреннән торган халыкара комитет, премияне гамәлгә куйган “Applied Magnetic Resonance” фәнни журналы, Ампер бюллетене һәм “EPR newsletter” ЭПР (электрон парамагнит резонансы) халыкара оешмасы органы шушы ел башында электрон парамагнит резонансы өлкәсендә эшли торган иң мәртәбәле 50ләп белгечкә мөрәҗәгать белән чыгып, соңыннан 40 галим-кандидат арасыннан япон галимен сайлап алган. Шул рәвешле, Япониянең Сендай каласындагы Тохоку университеты професоры Сейко Ямаучи органик һәм металлоорганик комплексларның ярсытылган халәте электрон структурасын электрон парамагнит резонансының күп ешлыклы вакыт-рөхсәт спектроскопиясе мотодлары белән тикшеренүләргә керткән өлеше өчен лаек дип табылган. Е.К.Завойский исемендәге премияне алучылар арасында Сейко Ямаучи - Япония галимнәре арасында беренче, дип аңлатты премиянең халыкара комитеты рәисе Кев Салихов.
ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Моратов лауреатка Е.К.Завойский исемендәге Халыкара премия бирелүен раслаган диплом, медаль һәм К.Салихов премиянең үзен тапшырды. Быел аның суммасы 3 тапкыр артып, 5 мең евро тәшкил итә: гамәлгә куючы Вена һәм Нью Йоркның “Шпрингер” нәшриятыннан – 1,5 мең евро һәм быел гына шушы составка кергән ТР Хөкүмәтеннән – 3,5 мең евро. Лауреат Сейко Ямаучиның лекциясе бүген конференциядә тәкъдим ителә, шулай ук “Applied Magnetic Resonance” журналында да басылып чыга. Галимнең фәнни кызыксынуы ярсытылган халәтләрнең спин химиясендә электрон парамагнит резонансы методологиясе һәм искәрмәләре үсешендәге яңа юнәлешләргә, химик реакцияләрдә спин полярлашуы күренешләренә һәм молекуляр фәннәрдә яңа материаллар юнәлешенә төбәлдерелгән.
Квартет башкаруында камера музыкасы яңгырап торган шушы тантанада ТФА вице-президенты Җәүдәт Сөләйманов, КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм премияне гамәлгә куючылар вәкилләре чыгыш ясап, Завойский премиясенең елдан-ел киңрәк танылу алуын, дәрәҗә-мәртәбәсе үсә баруын басым ясап әйтте. Татарстан Фәннәр академиясе галимнәре һәм аның президенты Әхмәт Мәзгаров исеменнән лауреатны кайнар котлаган Җ.Сөләйманов, Е.К.Завойский исемендәге Халыкара премия фәннең электрон парамагнит резонансы өлкәсенең визит карточкасы булып торыр дигән ышаныч белдерде.
Тантанадан соң “Спин физикасы, спин химиясе һәм спин технологияләре” темасына багышланган чыгышлар белән төрле ил галимнәре мөнбәр тотты.
Чыганак: http://tatar-inform.ru