Татар мәгарифе порталы
Агымдагы елның август аенда (25-29 август) Ислам дөньясы Фәннәр академиясенең XVI халыкара фәнни конференциясе Казан шәһәрендә үтәчәк. Чараны төп оештыручылар - Ислам дөньясы Фәннәр академиясе (ИФА), Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе һәм Мәгариф, фән һәм мәдәният сораулары буенча Берләшкән милләтләр оешмасы (ЮНЕСКО). Бу турыда Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе президенты хәбәр итте.
Моңарчы әлеге конференция күп кенә башка илләрдә - Амман шәһәрендә (Иордания), Анкара шәһәрендә (Төркия) һ.б. шәһәрләрдә оештырылып килгән. Бу чарада Ислам дөньясы өчен мөһим булган актуаль сораулар һәм проблемалар карала. Мәсәлән, узган ел Төркиядә уздырылган XV конференциядә югары ислам белеме сыйфатын яхшыртуга күп игътибар бирелгән булган.
Быелгы конференция Россиядә беренчесен республикабыз президенты Минтимер Шәрипович Шәймиев патронажлыгы астында үткәрелә. Оештыру комитеты рәисе итеп Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов билгеләнгән. Конференциягә дөньяның төрлек почмакларыннан 100-150 танылган галим килүе көтелә. Алар арасында 3 Нобель премиясе лауреатлары да бар: Жорес Алферов (физика), ИФАның мактаулы әгъзасы Фәрит Мурат (медицина) һәм Мөхәммәт Юныс (икътисад).
Форумның пленар өлеше 25 августка планлаштырылган. Конференция Коръән укып ачылачак.