Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсе идәннәренең никадәр нык булуын Казан шәһәренең иң затлы татар егетләре сынап карады - сәхнәдә алар бер-бер артлы да, бергәләшеп тә үзләренең талантларын тамашачыларга күрсәттеләр.
Бәйгенең финал өлешендә 7 асыл татар егете көч сынашты:
- Фаткуллин Нияз (Киров районының 152 нче гимназиясе, XI сыйныф);
- Ситдиков Айдар (Идел буе районының 18 нче гимназиясе, X сыйныф);
- Мәннапов Искәндәр (Яңа Савин районының 155 нче гимназиясе, X сыйныф);
- Гәрәев Марсель (Мәскәү районының 2 нче гимназиясе, X сыйныф);
- Гарифуллин Таһир (Авиатөзелеш районының 14 нче гимназиясе, X сыйныф);
- Кәримов Айрат (Вахитов райоының 27 нче гимназиясе, X сыйныф);
- Гаязов Нәфис (Совет районының 141 нче мәктәбе, XI сыйныф).
Бәйгенең "Визитка" дип аталган беренче турында егетләр үзләре белән кыскача таныштырып үттеләр. Жюри әгъзаларының бу вакытта йөзләре бик җитди иде - егетләрнең барысының да булган, барысының да уңган һәм барысының да "Татар егете" исеменә лаек булуы беренче турдан ук күренә иде.
Егетләрнең барысы да бик матур итеп татарча бииләр, матур итеп шигырьләр сөйлиләр, җырлар җырлыйлар. Һәммәсе дә төскә-биткә матур, физик яктан нык, араларында көрәшчеләр дә бар.
Бәйгенең башка турлары да егетләрне баллар буенча чәчеп ташламады, аларның барысы да югары баллар белән бер тирәдә бөтерелделәр. Бәйгедә "Сәләт", "Джигитовка", "Вальс", "Спорт", "Интеллект" турлары булуын әйтеп үтәргә кирәк.
Бәйгенең жюри әгъзалары арасында Татарстанның атказанган һәм халык артисткасы һәм җырчысы Римма Мөбарәк кызы Ибраһимова; Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Рәгъде Халитов; Татарстан Республикасы Мәгърифәт һәм мәдәният хезмәткәрләре ассоциациясе Президенты Наил Кадыйр улы Туктамышев; Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма Комитетының Казан җирле оешмасы җитәкчесе Мифтахов Фәрит Фәиз улы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре һ.б. күренекле белгечләр бар иде. Әлеге жюри командасын Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Рабит Батулла җитәкләде.
Бәйгене югары дәрәҗәдә оештыруга татар егетләре Казан шәһәре Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Гәрәй улы Һадиуллинга, Казан шәһәре Башкарма комитетының Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара бәйләнешләр бүлеге башлыгы Арсланов Ирек Мансур улына, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Шамил Зиннур улы Закировка, күп санлы спонсорларга рәхмәтләрен белдерделәр. Әлеге бәйгенең Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында оештырылуын да әйтеп үтәргә кирәк.
Бәйгенең ахырында "Татар егете - 2011" шәһәр бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Егетләрнең барысы да үзенә күрә нинди дә булса номинациядә җиңүче исемен яуладылар, беренче урын алырдай егетләр дә икәү булып чыкты. Фикер алышканнан соң 7 нче номер белән чыгыш ясаган Нәфис Гаязовка I урын бирелде, ә Гран-прины һәм "Татар егете - 2011" исемен Мәскәү районы 2 нче гимназиясенең X сыйныф укучысы Гәрәев Марсель яулады.
Егетләргә оештыручылар исеменнән, партнерлардан ("Мегафон" ачык акционерлык җәмгыяте) һәм спонсорлардан ("Болгар" фонды, "Сабантуй", "Мәгърифәт" һәм "Шәһри Казан" газеталары, "Белем.ру" ҖЧҖ һ.б.) махсус дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Егетләрне котларга сәхнәгә аларның әти-әниләре дә күтәрелде, моңарчы тамашачы булып егетләр өчен җан атып торган сыйныфташлары һәм дуслары чолгап алды. Тантананың соңгы минутларында сәхнәдә аяк басып торыр урын да калмаган иде.
Якын арада без бәйгенең күңелле мизгелләрен фоторепортаж аша да яктыртырбыз. Әлегә сезне "Азатлык" сәхифәсендәге фото белән таныштырабыз.