Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы “Мәгариф” приоритет милли проект кысаларында узган инновацияле мәктәпләр исемлеген – 2008 ел җиңүчеләрен билгеләде. Бу – 3 мең мәктәп.
2006 елдан алып Россиядә гомуми белем бирү оешмалары арасында укытуда инновацияле программалар куллану буенча ярыш уза. Барлыгы өч мең иң–иң мәктәп сайлап алына. Җиңү яулау җиңел түгел. Ләкин стимул көчле. Бүләккә – 1 млн. сум күләмендә акча. Бюджеттан инде икенче ел бу чара өчен 3 млрд. сум акча бүленеп бирелә.
Елдагыча бәйге башта региональ турда уза. Ә аннан федераль үзәк үз чиратында җиңүчеләрне билгели.
Шунысы игътибарга лаек: җиңүчеләр һәр регионның шәһәр һәм авыл укучылары санына пропорциональ рәвештә бүленә. Шуңа күрә теге яки бу регионны күбрәк “яраталар” дип әйтергә урын юк.
Билгеле, җиңелгән акча максатчан кулланылырга тиеш. Гадәттә ул лаборатор җиһазлар сатып алуга, гомуми белем бирү оешмаларының материаль–техник һәм укыту базаларын яңартуга, укытучыларның белемен арттыруга тотыла.
Шунысын да өстәрәгә кирәк, ел саен бәйгедә катнашырга теләк белдерүче мәктәп–лицейлар саны арта. Димәк, укытучылар, укучылар булганы белән канәгатьләнеп калмыйча, яңа үрләр яуларга тели. Укучыларның яхшы шартларда белем аласы, ә укытучыларның укытасы килә. Катнашучылар һәм җиңүчеләр арасында авыл мәктәпләре күп булуы да мактауга лаек. Димәк, алар шәһәр мәктәпләре белән ярышырга курыкмый башлады дигән сүз. Бүгенге көндә авыл мәктәпләре арасында шәһәрнекенә караганда яхшырак җиһазландырылганнары байтак булуы моңа дәлил.
Алда исә сезгә республикабызның 87 иң шәп мәктәбен – җиңүчеләрне тәкъдим итәбез!
“Татар–Информ” материаллары кулланылып әзерләнде.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Татарстанның миллионер мәктәпләре | 111.5 KB |
- Караулар саны: 2416
- Бастыру