Татар мәгарифе порталы
24 нче март көнне Төмән шәһәрендә «Түгәрәк уен» II өлкә татар фольклор фестиваленең гала-концерты уздырылачак. Чараның максаты — татар гореф-гадәтләрен саклап калу, Себер татарларының милли мәдәниятен үстерү.
Шулай ук милләттәшләребезнең халык авыз иҗаты белән кызыксынуларын арттыру, аларга әлеге мәсьәләнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлату да төп бурычларның берсе булып тора.
Февраль-март айларында әлеге фестиваль кысаларында төрле бәйгеләр оештырылып килде. Анда Төмән өлкәсенең төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән җырчы һәм биючеләр чыгыш ясады. Жюри әгъзалары, иң беренче чиратта, катнашучыларның сәхнәдә үз-үзләрен тотышлары, башкару осталыгы һәм стиле, фольклор элементларына игътибар итте. Сәхнә костюмнары, иҗади үзенчәлек тә алар игътибарыннан читтә калмады.
«Түгәрәк уен» фольклор фестивале Төмән өлкәсенең милли эшләр комитеты, мәдәни эшләр буенча комитет, Төмән шәһәренең мәдәният идарәсе, Төмән өлкәсе татарлары конгрессы тарафыннан оештырыла.
Әлеге фестивальдә «Иң яхшы вокалчы», «Иң яхшы вокаль коллектив», «Бәет һәм мөнәҗәтләрне иң яхшы башкаручы», «Милли уен коралларында иң яхшы уйнаучы», «Иң яхшы бию коллективы» һ.б. номинацияләрдә җиңүчеләрнең исемнәре билгеле булачак. Аларга лауреат дипломнары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылыр, дип көтелә.