Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Казанда, Бөтендөнья Мәдәният көне кысаларында, “Мәдәни мирас – кешелек киләчәгенең нигезе” темасына үзенчәлекле чара уздырыла.
Аерым алганда, дөньякүләм танылган галим-шәркыять белгече Юрий Николаевич Рерихның тууына 110 ел тулуга багышлап, 16 апрель көнне сәгать көндезге 1дә Татарстан халыклары дуслыгы йортында (Казан, Островский ур., 23) фәнни-гавами конференция булачак. Башта аның әтисе - халыкара мәдәни хәрәкәтләр, Рерих пакты (сәнгати һәм фәнни учреждениеләрне, тарихи һәйкәлләрне саклау турында 1935 елның 15 нче апрелендә кабул ителгән тарихта беренче халыкара килешү) идеясе авторы һәм инициаторы, рәссам, фәлсәфәче, галим Николай Константинович Рерих картиналары репродукцияләреннән торган күргәзмә ачыла, шунда ук үзенең - шулай ук шәркыять белгече, филолог, тарихчы, этнограф Ю.Рерих хезмәтләре, шамаилләр һәм каллиграфик хезмәтләр күргәзмәсе тәкъдим ителә. Тантанада әлеге чараны оештыручылардан Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Айрат Зиннуров, Татарстан халыклары ассамблеясы башкармасы башлыгы Николай Владимиров һ.б. рәсми затлар чыгыш ясар дип көтелә.
Конференциядә төп чыгышлар белән Рерихларның Казандагы җәмгыяте, фәнни учреждениеләр, югары уку йортлары җитәкчеләре һәм вәкилләре, галимнәр һәм аспирантлар, рәссамнар, лицей укучылары катнаша. Рерихларның Казандагы җәмгыяте рәисе, КФУ карамагындагы Н.И.Лобачевский исемендәге академик лицей мөгаллимәсе Наилә Абделманова белдергәнчә, аларда Ю.Н.Рерих – XX гасырның зур шәркыять белгече, лингвисты, энциклопедисты; Н.К. һәм Ю.Н.Рерихларның Япониягә сәфәре; шамаилләр сәнгате; гарәб каллиграфиясе һәм шамаилләр; татар шамаилләрендә пәйгамбәрләр образлары; Идел буе төбәгендә Шереметьевларның тарихи мирасы; Татарстан архитектурасының тарихи мирасы; Татарстанның табигый мирасы, саклау методлары; мәдәни мирасны саклау һәм шигърият һ.б. темалар ачыла.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru