Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Россиядә хәзер балаларны алар өчен зыянлы мәгълүматтан саклау турындагы федераль закон тулы көченә эшли. Тик закон кабул итеп кенә балаларны тирә-юньнең начар тәэсиреннән саклап калып булырмы? Башта ата-анага начар мәгълүматны яхшысыннан аерырга өйрәтергә кирәктер, мөгаен.
Әлеге канун кабул ителеп күп тә үтмәде, мәгълүмат чараларында бу законның артык каты булуын ассызыклый торган язмалар пәйда була башлады. Күпләр ничәмә-ничә буын бала-чага карап үскән «Ну погоди!», «Бремен музыкантлары», «Алисә Могҗизалар илендә» кебек мультфильмнарның тыелган булуыннан зарлана. Араларында кайсыбер кинофильмнарның балалар өчен нигә тыелуын аңлый алмый интегүчеләр дә байтак. Иң сәере, аларның күбесе - нәкъ менә ата-аналар.
Шундый кинолар рәтендә бөтен мәктәп укучысы егылып карый торган «Ябык мәктәп» сериалы да бар. Фильм урман эчендә урнашкан мәктәптә белем алучы укучылар турында бара. Күптән түгел генә кунакка баргач, танышымның малае белән шул фильмның бер сериясен карау «бәхете» елмайды. Дөресен әйтим, әлеге 40-45 минутлык тапшыруны азагына кадәр карап бетерә алмадым. Ул чын мәгънәсендә куркыныч, психикага зыян китерергә сәләтле фильм булып чыкты. Аны бер урынга утырып, тыныч кына карап та булмый. Бактың исә, әлеге гаиләдә «Ябык мәктәп»не бөтенесе бергә җыелып карыйлар икән.
Күптән түгел генә бер телеканалдан күрсәтелгән сюжет шулай ук әлеге сериалга багышланган иде. «Фильм кызык, балаларым бик яратып карый. Миңа да ошый. Аны карау өчен кич җиткәнен түземсезлек белән көтәбез. Ул барганда, балалар да тыныч утыра, шаулашмыйлар. Хәзер фильм экраннарга бик соң чыга. Шулай да, балалар аны йокламый көтәләр», - дип сөйләде бер яшь кенә ханым. Аның сүзләренә караганда, кинода куркыныч урыннар бар, тик гаилә белән караганда, балага бернинди дә зыян килмәячәк. Шаккаттым... Әгәр дә әти-әниләр белә торып балаларына шуның ише куркыныч тапшырулар карата икән, балаларны начар мәгълүматтан саклау турында закон кабул итүнең нигә кирәге бар соң?
Танышларым арасында балалары белән бергә үтереш-талаш турында фильмнар караучы, нарасыйларын компьютер уеннары уйнатып «тәрбияләүче» ата-аналар бихисап. Аларның күбесе өчен иң мөһиме - бала көйсезләнмәсен, теләсә-нинди сораулар биреп аптыратмасын. Ул телевизордан нәрсә карый, компьютер артында нишләп утыра - монысы инде аларны кызыксындырмый. Ә бит күп кенә галимнәр раславынча, бала, иң беренче чиратта, ата-анадан үрнәк ала, аларның эш-гамәлләре, әйткән сүзләре - барысын да истә калдыра.
Җәмгыятьтә хәзер «бала тәрбияләү» төшенчәсе онытыла башлады кебек. Моны күптән түгел генә Казан шәһәрендә узган медицина форумында да җитәкчеләр кат-кат ассызыклады. Алар фикеренчә, хәзер баланы түгел, иң беренче чиратта, ата-ананы тәрбияләргә кирәк. Республикада якын арада әлеге өлкәдә дә эшчәнлек башлап җибәрергә планлаштырыла.
Ил җитәкчелеге әлеге эшчәнлекнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлап эш итә. Әти-әниләр дә үз балаларына игътибарлырак булсыннар, аларны телевизор, компьютер, интернет кебек куркыныч йогынты кочагына ташламыйча, нарасыйларына тиешле тәрбия бирсеннәр иде.
Чыганак: http://intertat.ru/tt