Татар мәгарифе порталы
25 ноябрьдә Казан (Идел буе) федераль университетында Казанның 5-7 сыйныф укучылары арасында оештырыла торган Н.И.Лобачевский исемендәге “Математика бәйрәме” турниры узачак.
Бишенче мәртәбә оештырылучы турнирда конкурсантларга мәсьәләләр, башваткычлар, математик уеннар һәм математик алымнар кулланып эшләнә торган башка биремнәрне чишәргә кирәк булачак.
Тапкыр һәм зирәкләрнең белем дәрәҗәсен КФУ студентлары һәм мөгаллимнәре, Лобачевский исемендәге лицей, Казан мәктәпләре укытучылары тикшерәчәк. Конкурсантлар 3 лигага бүленә: 5 сыйныф - “Акыллылар” , 6 сыйныф - “Интеллектуаллар”, 7 сыйныф - “Эрудитлар”.
Турнирның төп максаты – шәһәрнең иң зирәк, акыллы укучыларын барлау, мәктәп укучыларының математика фәннәренә игътибарын арттыру, аларны кызыксындыру. Балаларда логик фикерләүне көчәйтү һәм, гомумән, белем туплауга иҗади якын килү мәсьәләләрен үстерү җәһәтеннән мондый чараларның уздырылуы уңай нәтиҗәләр китерә, дип саный “Математика бәйрәме” турнирын оештыручылар.
Лобачевский лицее директоры белдергәнчә, 1 декабрь көнне Казан федераль университеты каршындагы әлеге лицейда шәһәребез университетын һәм, гомумән, Россияне таныткан атаклы галим – Николай Лобачевскийның туган көнендә (220 ел) беренче тапкыр истәлекле чара да оештырылачак.
Чыганак: http://intertat.ru/tt