Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Башкортстанның Бәләбәй шәһәрендәге данлыклы татар гимназиясе үзенең югары дәрәҗәсен чираттагы тапкыр исбат итте.
Республикадагы бердәнбер саф татар гимназиясе булган бу белем учагы Россиянең 1 миллион сумлык грантына лаек дип табылды.
Тәҗрибәле мөгаллим һәм татар җанлы милләттәшебез Нурмөхәмәт Хөсәенов җитәкләгән Бәләбәй татар гимназиясе республикадагы татар гимназияләре арасында, чынлап та, иң көчлесе. Биредә барлыгы 250 тирәсе бала белем ала. Алар укуда иң яхшы өлгерешкә ирешә. Гимназиядә милләт балаларын халкыбыз тарихына һәм туган телебезгә хөрмәт рухында тәрбияләүгә аеруча зур игътибар бирелә. Укучыларның төрле сәләтләрен үстерү өчен, дистәгә якын иҗади түгәрәк һәм оста куллар остаханәләре дә эшли биредә. Хәтта күп балалар, гимназияне тәмамлаганда ук, теге яки бу кул эшләре буенча һөнәрле булып чыга.
Спортка да зур игътибар бирелә биредә. Үзләре төзегән спорт комплексында төрле спорт күнекмәләре, шул исәптән татар милли көрәше белән дә шөгыльләнәләр. Гомумән, үзенең югары дәрәҗәсен лаеклы тота татар гимназиясе.
Илледән артык югары белемле, үз эшләренә ихлас бирелгән мөгаллимнәр эшли биредә. Аларның тырыш хезмәтенә зур бәя - укучыларының тотрыклы төстә югары өлгерешкә ия булуы. Һәр елны гимназияне тәмамлаган балаларның 85-90 проценты югары уку йортларына керә. Байтак кына укучылар, Казанга һәм Татарстанның башка шәһәрләре югары уку йортларына барып, имтиханнарны уңышлы тапшыра.
Быел гимназияне тагын 25 бала тәмамлап чыкты. Гимназия директоры Нурмөхәмәт Хөсәенов әйтүенчә, быел укуны тәмамлаган унбишләп егет белән кыз Казанның югары уку йортларына керергә теләк белдергән. Аларның кайберләре аерым квота исемлегенә дә кертелә. Әлеге көндә Нурмөхәмәт Хөсәенов, нәкъ менә шушы мәсьәләләрне хәл итү өчен, Казанга юлланды.
Ә, гомумән алганда, быел Башкортстаннан җәмгысе иллегә якын бала Татарстан югары уку йортларына квота нигезендә имтиханнар бирергә гариза язган.
Чыганак: "Татар-Информ"
- Караулар саны: 2410
- Бастыру