Татар мәгарифе порталы
Сез монда
26 апрель Казанның “Корстон” кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында “Ел укытучысы-2013” республика бәйгесе җиңүчеләре игълан ителде. Беренче, икенче һәм өченче урын ияләреннән тыш, төрле номинацияләр буенча җиңү яулаган 10 мөгаллим һәм 7 лауреат билгеләп үтелде. Ә муниципаль турдан соң республика турына узган 50 укытучының 30ы шулай ук игътибарсыз калмады: алар иганәчеләрдән бер төркем бүләк кабул итеп алды.
Бәйрәм конкурска багышланган телевидение сюжетлары, республикада төрле һөнәр ияләренең яраткан укытучылары турындагы хатирәләре, шулай ук балар бакчаларында тәрбияләнүче сабыйларның укытучы турындагы күзаллауларына кагылышлы фикерләре белән үрелеп барды.
Мөгаллимнәрне жюри рәисе урынбасары, КФУ ның Педагогика һәм психология институты педагогика кафедрасы профессоры Җәмил Нигъмәтов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департамент җитәкчесе Александр Терентьев тәбрикләде. Энгель Фәттахов ассызыклап узганча, мәктәпләр ничек кенә заманча җиһазланмасын, әгәр дә тәҗрибәле укытучылар һәм аларның укучылар белән үзара аңлашуы булмаса, югары нәтиҗәләргә ирешеп булмаячак. “Бүген укытучылар илнең киләчәген билгели. Укытучы һөнәре һәрвакыт әйдәп баручы абруйлы һөнәрләрнең берсе булды. Сез яшь буынны ничек тәрбияләсәгез, җәмгыять тә шул юлдан атлаячак. Киләчәккә куелган бурычларны хәл итәрлек сәләтле буын тәрбияләүдә Хөкүмәт тә зур ярдәм күрсәтә. Татарстан икътисады үсеше дә кеше потенциалына, белем сыйфатына барып тоташа бит”, - дип мөрәҗәгать итте Энгель Фәттахов.
Теләче урта мәктәбенең биология укытучысы Алмаз Тимербаев, Аксубай районы 3 нче санлы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Дәүләтшина, Балык Бистәсе районының 1 нче санлы гимназиясендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы Лариса Крюкова, Яр Чаллының 61 нче санлы гимназиясендә инглиз теле укытучысы Елена Кузнецова, Лениногорскиның 5 нче санлы мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ольга Бострикова, Бөгелмә районының 6 нчы санлы мәктәбендә сынлы сәнгать укытучысы Наталья Часовская, Казанның 102 нче гимназиясенең математика укытучысы Светлана Белова конкурсның лауреатлары исеменә лаек булды. Барлык лауреатларга һәм номинацияләрдә җиңүчеләргә 20 шәр мең сум премия һәм иганәчеләрдән бүләкләр тапшырылды.
Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat, «Татар – информ» МА материаллары буенча