Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бүген укучылар информатика һәм информацион-коммуникацион технологияләр (ИКТ), биология яисә тарихтан Бердәм дәүләт имтиханы тапшыралар. Беренче имтихан 27 майда рус теленнән иде.
Быел Бердәм дәүләт имтиханын тапшыруның гадәттәгечә вакыты 27 майдан алып 19 июньгә кадәр билгеләнгән. 30 майда - информатика һәм информацион-коммуникацион технологияләр (ИКТ), биология, тарихтан; 3 июньдә – математикадан; 6 июньдә – чит телләр, физикадан; 10 июньдә – җәмгыять белеме, химиядән; 13 июньдә – география, рус әдәбиятыннан сынау тотарга мөмкин.
Бу көннәрдә ниндидер җитди сәбәп белән имтихан бирмәүчеләр яки имтихан эшләрен тәмамлый алмаучылар, шулай ук Дәүләт имтихан комиссиясе тарафыннан БДИ нәтиҗәләре кире кагылган укучылар өчен 15,17, 18 һәм 19 июньдә резерв көннәр куелган.
27 майдан алып 13 июньгә кадәр БДИны 2011 елда мәктәп тәмамлаучылар; башлангыч һәм урта махсус һөнәри уку йортларында укучылар; мәктәпне узган елларда тәмамлаучылар, шул исәптән БДИ нәтиҗәләре күрсәтелгән таныклыгының вакыты чыкмаучылар; урта (тулы) гомуми белемне чит илләрдә алучылар тапшыра ала.
Бердәм дәүләт имтиханын төп срокларда тапшырырга мөмкинлеге булмаган билгеле бер кешеләр өчен өстәмә вакыт билгеләнә. Бу чорда узган елларда мәктәп тәмамлаучылар, башлангыч һәм урта махсус һөнәри уку йортларын тәмамлаучылар; урта (тулы) гомуми белемне чит илләрдә алганнар сынау тота ала. Шулай ук кайбер предметлар буенча имтиханнар бер көнгә куелган очракта өстәмә вакыт эчендә һәм резерв көннәрендә БДИ тапшыру мөмкинлеге куела.
2011 елда мәктәп тәмамлаучылар ниндидер бер җитди сәбәп аркасында сайлап алына торган предметлардан имтихан тапшыру турында гариза язмаса, Дәүләт имтихан комиссиясе карары нигезендә бу предметлардан БДИны гадәттәге яки өстәмә вакытта бирә ала.
Бу елда БДИ тапшыруның өстәмә вакытлары 8 июльгә (рус теле, химия, тарих, информатика һәм информацион-коммуникатив технологияләр (ИКТ); 10 июльгә (математика, география, биология, чит телләр (инглиз, француз, немец, испан телләре); 12 июльгә (җәмгыять белеме, рус әдәбияты, физика); 15 июльгә (барлык гомумбелем предметлары) туры килә.
Быел мәктәп тәмамлаучы, рус теле яки математиканы “икеле”гә тапшыручылар өчен дә аерым көннәр куелган. 31 майда – рус телен, 7 июньдә – математиканы, 7 июльдә – рус телен, 10 июльдә математиканы, 16 июльдә рус теле һәм математиканы тапшырырга мөмкин.
Бердәм дәүләт имтиханы РФ субъектларында җирле вакыт белән иртәнге сәгать унда (10:00) башлана.
Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat («Татар – информ» МА материаллары буенча)