Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Югары уку йортларына гаризалар кабул итү төгәлләнергә санаулы көннәр генә калып бара. Гариза тапшыручылар кими, әмма әле көн саен агымдагы конкурсның саны үзгәреп то¬ра. Абруйлы булган һәм бюджетка кабул итүнең контроль саннары биш-уннан артмаган кайбер факультетларда инде гариза бирүчеләрнең бер урынга илле-илле биштән артып китү очраклары да бар.
Һәр чыгарылыш класс укучысы документларын берничә вузга һәм берничә юнәлеш буенча биргәнгә күрә, конкурсның чүпрә кебек кабаруы ул әле бернәрсә турында да сөйләми. Үткән елларның тәҗрибәсе күрсәткәнчә, чын конкурсны беренче дулкыннан соң гына шәйләргә мөмкин була башлый, чөнки югары баллы абитуриентларның күпчелеге аларны өзелеп көткән факультетларга документларның төп нөсхәсен (оригиналларын) китермиләр. Арада Мәскәүгә, Санкт-Петербургка ук китүчеләр дә очрый, бер үк белгечлек буенча әзерләүче параллель факультетларның берсен сайлап та, үзен көтеп торган бүлекне югары баллы абитуриенттан мәхрүм итүчеләр дә җитәрлек була. Икенче дулкынга түбәнрәк баллы кандидатларны исә сөенеч баса мондый очракта: түбән рейтинглар югарыга ыргыла, сүнгән өметләр яңадан кабына. Үзе керергә бик үк теләмәгән факультетка беренче дулкында оригиналын биреп өлгергән абитуриентларны мәшәкать баса: документны тапшыру гына җиңел, кире соратып алу шактый катлаулы. Кабул итү комиссияләре мондый очракта, законны бозып булса да, абитуриентны үзләрендә тотып калырга тырышалар, чөнки инде кабул итү турында боерык игълан ителгән, икенче дулкынга тәкъдим ителүчеләрнең исемлеге эленгән. Инде беренче курс студенты булып беткән абитуриентның документларын кире соратуы эшне катлауландыра, өченче дулкынны сорый башлый. Тик кабул итү тәртибе буенча өченче дулкынны үткәрү каралмаган. Шуңа күрә ел саен диярлек бу мәсьәләдә россиякүләм җәнҗаллар да булмыйча калмый: кабул итү комиссиясе белән абитуриент конфликты матбугатка чыга. Гауганы булдырмый калуның юлы бер генә: агымдагы конкурс барышында ук кабул итү процессының максималь үтәкүренмәлелеген тәэмин итү, абитуриентларга тиешле мәгълүматны мөмкин булган дәрәҗәдә вакытында җиткереп тору. Хәзерге мәгълүмати технологияләр моңа тулы мөмкинлек бирә. Югары уку йортына барып, игъланнар тактасын эзләп мәшәкатьләнәсе юк, барысы да он-лайн режимда күренеп тора. Кайбер вузларга гариза тапшыруны да өйдә утырган килеш кенә хәл итеп була. Бу яктан КФУ барлык вузларны да уздыра: университетның социаль челтәрендә тиешле анкетаны тутырасың да кирәкле төймәгә генә басасың. Берничә сәгатьтән инде син гариза тапшыручылар арасындагы һәм оригиналны тапшырган очрактагы персональ рейтингларың белән таныша аласың, көндәшләреңнең исемлеген карау мөмкинлеге дә бирелгән. Рейтингларның икесе дә мөһим, чөнки оригинал тапшыручылар инде шиксез шушы факультетка керергә ниятлиләр. Рейтингың бик югары булса, син дә оригиналыңны курыкмый тапшыра аласың дигән сүз бу. Тик монда бер кыенлык бар: рейтингның сиңа туры килгән саны артында ничә абитуриент торуын белеп булмый, әйтик, син өченче урында ялгыз үзең генә дә була аласың, тагын унөч көндәш тә яшеренгән булырга мөмкин. Кабул ителүчеләр саны биш-уннан артмаган очракта, рейтингның югары булуы да артык зур ышаныч бирми абитуриентка, шуңа күрә югары баллылар да оригиналларны тапшырырга ашыкмыйлар. Мәсьәләне гариза бирүчеләр исемлегендә тупланган балларны да күрсәтеп хәл итәргә мөмкин булыр иде, тик КФУ вәкилләре, рөхсәт ителми дип, моннан баш тарталар. Ә менә Казан дәүләт аграр университеты абитуриентларның һәр фәннән балларын, аларның суммасын, оригинал тапшырылганмы-юкмы икәнен, тулай торак кирәк булачакмы икәнен – барысын бер таблицага җыеп бирүдән курыкмаган. Бу абитуриентларның эшен җиңеләйтә, ныклы карарга килергә мөмкинлекне арттыра. Казан илкүләм тикшеренүләр техник университетында (элеккеге КАИ) да баллар суммасы күрсәтелә. Казаннан читтә Урал дәүләт медицина академиясе дә абитуриентларны баллар һәм башка төрле киң мәгълүмат белән таныштырып бара. Мәсәлән, 290 баллы абитуриент бирегә оригиналын курыкмыйча китерә ала, аннан түбәнрәк нәтиҗәлеләргә дә карар кабул итәргә мөмкин инде. Югары баллы көндәш-ләренең оригинал тапшырганмы-юкмы икәнен күреп, шактый түбәнрәк баллылар да ниятләрен ныгыта алалар, һич югы икенче дулкынга өмет бармы-юкмы икәнен чамалап була. Ижау дәүләт медицина академиясендә дә балларның суммасы күрсәтелгән. Шунысы кызык: югары баллы абитуриентларның күбесе – Татарстан вәкилләре, аларның исемнәрен без Казан дәүләт медицина университетының исемлегендә дә күрә алабыз. Тик менә Ижауныкына кердек дип ышанып әйтә алган абитуриентлар, КДМУга керү мөмкинлекләре хакында беренче дулкын исемлеге игълан ителгәннән соң гына беләчәкләр. Бер нәрсә билгеле: Татарстан вәкилләре, үткән очракта, Казанны сайлаячак һәм Удмуртия Республикасы абитуриентларына икенче дулкында киң мөмкинлекләр ачылачак.
Һәр кабул итү комиссиясе, әлбәттә, эшнең беренче дулкында ук төгәлләнүен тели. Шуңа күрә күп кенә вузлар абитуриентларның һәм әти-әниләрнең телефон номерларын алып калырга тырыша. Финишка якынлашканда, беренче дулкынга эләгүе ышанычлы булган абитуриентларның телефоннары шалтыраячак, оригиналларны китерүне сораячаклар дигән сүз бу. Әлеге сөйләшүләр оригиналны китерүдән баш тарткан абитуриентларны исемлектән төшереп калдыру мөмкинлеге бирәчәк. Тик бу – бик катлаулы мәсьәлә, чөнки абитуриент сөйләшүдән соң кире дә уйларга мөмкин. Үткән ел КФУ, икенче дулкын исемлеген формалаштырганда, телефон элемтәсенә таянып, илкүләм җәнҗалга тап булды. Исемлектән төшеп калган абитуриентларның кайберләре хокук яклаучыларга, Студентлар берлеге җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп шау-шу кубардылар. Илнең башка күп кенә вузларында да булды андый хәл.
БДИ бирә башлаганнан соң урнашкан югары уку йортларына кабул итү тәртибе абитуриентлар өчен үзе теләгән факультетка эләгү мөмкин¬леген үстерде, тырышлык куйганда, гап-гади авыл кешесенең баласына да ришвәтсез-блатсыз укырга керү юлларын ачты. Хәтта быел да, БДИ фарска әйләнгән шартларда да, иң сәләтле укучылар хыянәтсез югары баллар туплап, үзлә¬ренә абруйлы югары уку йортларында урын гарантияләп куйдылар, карак һәм ришвәтчеләрнең борыннарына чиерттеләр. Кабул итү комиссияләре исә ришвәттән арынды диярлек, ректор исемлекләре белән вузга керү юллары да ябылды дип әйтергә була. Югары уку йортларының эшләре исә катлауланды, искитмәле конкурслар булуга карамастан, кайбер факультетларга икенче дулкын исемлегенә абитуриентлар туплау да авыр була башлады. Гариза кабул иткәндә үк тулы үтәкүренмәлелеккә ирешкәндә, абитуриентлар да ун-унбиш урынга гариза биреп мәшәкатьләнмәсләр иде, конкурс та чынбарлыкка якын булып формалашыр, кабул итү комиссияләренең мәшәкате дә кимрәк булыр иде.
Чыганак: http://mon.tatarstan.ru