Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Берничә ел элек кырым татарлары, аларның тарихларына багышланган дүрт томлык дөнья күрде. Әлеге кызыклы фәнни хезмәт белән хәзер казанлылар да таныша ала.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге китап сөючеләргә танылган тарихчы, Санкт-Петербург дәүләт университеты профессоры Валерий Возгринның «История крымских татар: Очерки этнической истории коренного народа Крыма» («Кырым татарлары тарихы: Кырымдагы җирле халыкның этник тарихы буенча очерклар») дип аталган дүрт томлык гыйльми хезмәтен тәкъдим итә.
Әлеге басмалар китапханәгә «АЮ-ДАГ» Татар халкының мәдәни үзенчәлеген үстерү фонды тарафыннан, Мәскәү шәһәрендә яшәүче милләттәшебез Низами ага Ибраимов аша бүләк ителде, дип хәбәр итә музей җитәкчелеге.
Дүрттомлыкта кырым татарларының борынгы чордан алып 1940 нчы елларга кадәр булган тарихы сурәтләнә. Хезмәт илебездәге һәм көнбатыш илләрендәге архив чыганакларыннан файдаланып язылган. Ул, хронологик принциптан чыгып, дүрт өлешкә бүленә:
1. Ханлык булып яшәү дәвере.
2. Россия империясе составына кертелү.
3. Совет законнарына буйсындырылу.
4. Кырымның немец фашистлары тарафыннан оккупацияләнүе. Соңрак, Совет иле дошманнары белән хезмәттәшлек итүдә гаепләнеп, Кырым татарларының туган җирләреннән сөрелүе. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Кырымның төзекләндерелүе.
Дүрттомлыкта һәр дәвернең икътисади, сәяси, дини үзенчәлекләре җентекләп тасвирлана. Шактый зур вакыт аралыгы эчендә булган вак кына тарихи үзгәрешләрне дә, моңарчы әһәмият бирелмәгән вакыйгаларны да автор үзенең хезмәтендә игътибарсыз калдырмаган. Мәсәлән, икенче томлыкта, Кырым мәдәнияте турында язганда, В.Возгрин бу чордагы авыл хуҗалыгы тормышын, һөнәрчелек, туклану культурасын дикъкать белән тасвирлый, алар аша халыкның ничек яшәвен, икътисади һәм рухи халәтен сурәтли.
Тәкъдим ителгән хезмәт белән галимнәр, югары уку йортлары студентлары һәм татар, бигрәк тә Кырым татарлары тарихы белән кызыксынучылар, гомумән алганда, киң җәмәгатьчелек файдалана ала, ди Милли музей хезмәткәрләре.
Чыганак: http://www.intertat.ru