Татар мәгарифе порталы
23 Июнь, 2008 - 14:26
Язгы чакырылыш әле тәмамланырга да өлгермәде, Россия Федерациясенең Оборона министрлыгы инде көзгесе турында уйлана. Ватан сакчылары рәтен тулыландырыр өчен военкоматлар быел 200 мең кеше җыярга тиеш.
Элек югары ук йортларын бетергән студентлар, яшь әтиләр һ.б. армия сафларына алынмый иде. Быелдан шәхси состав алар хисабына да тулыландырылачак. Ләкин 200 мең кеше туплар өчен болар гына җитми. Шуңа күрә хәрбиләр яңа резервлар эзли. Шуларның берсе – хәзерге вакытта чит илдә яшәүче Россия гражданнары. Сүз белем алу сылтавы белән киткән ялган студентлар һәм хезмәт итүдән качып ятучы башка затлар турында бара, - дип аңлата Россия Федерациясе Генераль Штабының чакырылыш юнәлеше җитәкчесе Евгений Бурдинский. Югары уку йортларында рәсми рәвештә белем алган егетләр чакырылышка эләкми.
Бүген чит илдә хезмәт яшендә күпме кеше яши? Әлегә мондый статистика юк иде. Ләкин Генераль Штаб фаразларына караганда, алар 10 меңгә якын. Ә бу тулы бер дивизия дигән сүз. Шунысы кызык, закон нигезендә, аларны хезмәт итәргә җибәрә алмыйлар. “Хәрби бурыч турында”гы закон чит илдә гомер итүче Россия гражданнарын элек торган җирдә урнашкан комиссариатта хисапка басудан азат итә.
Чыганак: www.5ballov.ru