Татар мәгарифе порталы
Кунакханә халкыбыз тарихы, мәдәнияте һәм тормышы белән таныштырачак.
Төньяк башкаланың Гороховая урамындагы 41 нче санлы йортта урнашкан милли әдәбиятләр китапханәсе шәһәрдә һәм Ленинград өлкәсендә яшәүче ватандашларга яхшы таныш. Биредә татар китаплары бүлеге бар. Моңа кадәр Мөхлисә Зарипова гарәп теле дәресләре алып барды, төрле милли-мәдәни чаралар да оештырыла иде. Агымдагы елның сентябрь аеннан башлап милли әдәбиятләр китапханәсендә “Татар кунакханәсе” эшли башлаячак.
Әлеге милли-мәдәни чараны Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге җәмәгатьчелек белән берлектә оештыру күз уңында тотыла. Конференц-залда үтәчәк мәдәни-мәгърифәти лекцияләргә теләгән һәркем килә алачак. Чарада катнашучылар күпмилләтле Русия тарихында халкыбызның тоткан урыны, аның дәүләтчелекне һәм мәдәниятне ныгытуга керткән өлеше белән танышачак. Татар халык иҗатына, гореф-гадәтләренә, бәйрәм-тантаналарына, гамәли сәнгатенә, киемнәренә багышланган лекцияләр дә булачак. Милли-мәдәни чаралар оештыру, җыр- бию кичәләре ү ткәрү дә күз уңында тотыла.
Әлеге проектны оештыручылар милли мәдәниятне сакларга һәм үстерергә омтыла. Болардан тыш, “Татарлар Ватанга хезмәттә”, “Русия Империясенең билгеле морзалары”, “Русия Империясе Беренче Эчке эшләр министры Виктор Кочубей”, “Билгеле Петербург татарлары” һәм башка шундый кызыклы темалар ачылачак.