Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры яңа сезонны “Сүнгән йолдызлар” музыкаль трагедиясе белән ачып җибәрергә җыена. 26 сентябрь көнне ачылачак театр сезоны аеруча кызыклы һәм киң кырлы булырга охшап тора. 80 еллык тарихы булган коллективның үзе өчен дә быелгы ел үтә дә җаваплылык сорый.
Журналистлар өчен оештырылган матбугат очрашуында К.Тинчурин театры җитәкчелеге узган елда башкарылган эш-гамәлләре һәм яңа сезонда тәкъдим ителәчәк премьералар белән таныштырды.
Хәзерге вакытта театрда берничә пьесаны сәхнәләштерү буенча эш алып барыла. Инде 9 октябрьдә Шамил Фәрхетдиновның “Алтын көз” дигән спектакле тәкъдим ителәчәк. Театрның баш режиссеры сәхнәләштергән әсәр – юбилей премьераларына старт бирә. Биредә өлкән буын темасы яктыртыла. Шамил Фәрхетдинов үзе белдергәнчә, әсәрдә картлар тормышының бер көне чагылыш таба. Вакыйгалар карт белән карчык кына гомер итә торган ташландык авылда бара. “Иңгә-иңне куеп яши башлауларына илле ел тулган пар, авылга хат ташучыны чакырып алтын туйларын бәйрәм итә. Ләкин бу бәйрәм - ялгызлык бәйрәменә әйләнә”, - ди пьеса авторы.
Рәшит Заһидуллин сәхнәдә тарихи темаларны кыю яктыртучы режиссерлардан санала. К.Тинчурин театрның 80 еллыгына да ул шундый күләмле, тарих битләрендә үз урыны тапкан, гасырлар дәвамында халык теленнән төшмәгән, аның мәхәббәтен яулаган Сөембикә образын сәхнәләштерә. “Язучыбыз Мәдинә Маликова бу әсәрне моннан дүрт ел элек театрга китергән иде. Әсәр көчле, артистлар, режисссер өчен дә кызыклы. Сиксән еллык тарихка ия булган Тинчурин театры мондый әсәр куярга лаеклы дип таптык. Артистларыбыз да өлгерде дип саныйм”, - ди Рәшит Заһидуллин.
Инде ноябрь аенда ук яшь режиссер Резеда Гарипова сәхнәгә куйган Джанни Родариның дөньякүләм танылган “Чипполино” музыкаль әкиятен тамаша кылырга мөмкин булачак. Гаилә белән карауга тәгаенләнгән әсәр өлкәннәрнең дә, балаларның да күңелләренә хуш килер дип уйланыла.
Юбилей сезонында тинчуринлылар дөнья әдәбияты әсәрләренә кыю рәвештә алынырга ниятләгән. Татар сәхнәсендә Эрих Мария Ремаркның “Якыннарыңны ярат” (“Возлюби ближнего своего”) әсәрен шулай ук Резидә Гарипова куячак.
Антон Чеховның исә Тинчурин сәхнәсендә ике әсәре урын алырга җыена: “Юбилей” һәм “Чия бакчасы”(режиссеры Рәшит Заһидуллин).
Моннан тыш театрның директоры Фәнис Мөсәгыйтов: “Яңа сезонда яңа алымнар, төрле үзгәрешләр белән эш итәргә җыенабыз. Ноябрь аенда бинабызда “Электрон музей” ачылачак. Биредә театрыбыз, бездә иҗат иткән артистларыбыз хакында тулы мәгълүмат алырга мөмкин булачак. Шулай ук ике елга бер мәртәбә уздырыла торган К.Тинчурин исемендәге театр фестиваленә дә әзерлек башларга ниятләп торабыз”, - диде.
К.Тинчурин театры җитәкчелеге балалар студиясе ачырга ниятләре барлыгын да белдерде. Югары сыйныф укучылары өчен тәгаенләнәчәк студия ярдәмендә алар балаларны олы сәнгать серләренә төшендерәчәк. Моннан тыш театр кафесында “Тинчурин укулары” дип исемләнгән әдәби кичәләр уздырырга да өметләнәләр. “Әдәби кичәләрдә төрле музыкантлар, шагыйрьләр, язучылар, артистлар белән очрашулар оештырырга телибез. Үзенә күрә “Голубой огонек” юнәлешендәрәк булыр дип күзаллап торабыз”, - ди театрның баш режиссеры Рәшит Заһидуллин.
Чыганак: http://www.intertat.ru/tt