Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Очрашулар, төрле кичәләр вакытында әңгәмәдәшләремә: “Беренче укытучыгызны хәтерлисезме?” дигән сорауны биргәнем бар. Җавапны ишеткән саен, һәрчак сөенеп куям. Бу сорау әллә ничә бирелсә дә, җавапның тискәре булганы булмады. Күбесе: “Хәтерлим, нишләп онытыйм”, - дип, белем иленә аяк бастырган шушы мөгаллимнәр хакында зур хөрмәт белән сөйләп китә. Беренче укытучы күңелнең түрендә иң якын кешеләрнең берсе булып саклана. Алар безне кеше тормышының иң матур мизгеле – балачак хатирәләре белән бәйли, шуклыкларны, ваемсыз самими чакларны искә төшерә. Шуңа да инде татар теле укытучысы, сыйныф җитәкчесе буларак эшләү дәверемдә укучыларымның беренче укытучылары белән булган шушы бәйләнешен өзмәскә, аны укыту-тәрбия процессында файдаланырга омтылам. Мәктәптә чыгып килүче “Тамчы” газетасының соңгы май ае чыгарылышын без һәрчак чыгарылыш сыйныф укучыларына багышлыйбыз. Газета битләрендә аларның язмалары урнаштырыла. Басмаларны мин һәрчак зур канәгатьләнү хисе белән укыйм. Ник дисәгез, язмаларның күбесе беренче укытучылар турында була. Алар рәхмәт сүзләре белән сугарылган, укытучы әни кебек якын, кадерле...
Зур көчкә дә ия әле ул беренче укытучы! Балалар аның белән очрашуга һәрчак шат. Бу мөгаллимнең сүзе, киңәше, мактавы кыймммәтле. Кичә сыйныфта бишенчеләргә иртәгә беренче укытучылары Лилия Фәрид кызының кунакка килүе турында әйтеп бетерә алмадым, бүлмә укучыларның шат авазларына күмелде. Күзләр очкынланды, йөзләрдә елмаю балкыды. Балаларга очрашу булачагын, анда тагын бер кунак катнашасын әйттем.
Кунакның монысы минем өчен бик кадерле кешеләрнең берсе - минем беренче укытучым, Ләшәү-Тамак мәктәбе ветераны Асия апа Гарифуллина иде. Менә шулай буыннар чылбыры ясалды да куйды. Асия апа үзенең балачагын, сугыштан соңгы авыр елларны, мәктәптә эшләгән чорын искә алды, Лилия Фәрид кызы белән укучылар башлангыч сыйныфларда булган вакыйгаларны барладылар. Төрле чорларда эшләсәләр дә, кунак мөгаллимнәрнең теләкләре бер булды: “Барысы кешенең үзеннән тора. Укырга, күп нәрсәгә өйрәнергә омтылырга, сәламәтлекне сакларга гына кирәк.”
Мондый очрашулар уздыру – бик мөһим эш ул. Бүген безгә бер-беребезгә карата хөрмәт, кайгыртучанлык, аралашу җитми. Үсеп килүче буында өлкәннәргә ихтирам хисләре тәрбияләргә кирәк. Безнең халык: “Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк” дип юкка әйтмәгән. Ә үткәнебез – бүген менә шушы өлкән буыннарның истәлекләрендә. Мәктәпләребез тарихын менә шул абый-апалар язган. Алар булганда тыңларга, саклап калырга өлгерәсе иде.
Укытучының шәхси үрнәге дә көчле тәрбия чарасы бит әле. Минем күңелемдәге хисләремне, олы хөрмәтемне, тормышка карашымны бала барыбыр күрми калмый. Инде өйдә әти-әнисе өлкән буынга, тирә-юньдәгеләргә, табигатебезгә сак карашлы, игътибарлы икән, тагы да яхшырак. Бала тәрбиясендә вак әйберләр юк. Мөмкинлекләрне файдалану гына кирәк, минемчә.
Минем барлык хезмәттәшләремне, укытучыларымны якынлашып килүче һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәсем килә. Уңышлар, ныклы сәламәтлек телим. Тормыштан ямь табып яшик, башкаларны да сөендерик. Бәйрәм алдыннан беренче мөгаллимнәребезне котларга онытмыйк, укытучыларыбызның хәлләрен белик.
Автор: Татарстан Республикасы Сарман районы 2 нче санлы Җәлил урта гомумбелем бирү мәктәбе Ландыш Шәйдуллина