Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бердәм дәүләт имтиханында хокук бозулар еш күренеш. Гадәттән тыш хәлләрне булдырмаска тырышып, ел да имтихан уздыру тәртибенә үзгәрешләр керткән булалар. Әмма әлегә боларның берсе дә тиешле нәтиҗә бирмәде. Шулай да Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы сынауны гаделрәк итүгә өметен өзми – яңа тәкъдимнәр кертә.
Быелгы дәүләт аттестациясе бигрәк тә гаугалы булды. Көн дә диярлек төрледән-төрле хокук бозулар ачыклана барды. 2013 ел БДИ нәтиҗәләре буенча илебезнең 4 субъектында мәгариф органнары җитәкчеләре һәм төбәк мәгълүмат эшкәртү үзәге директорлары үз вазыйфаларыннан азат ителгән. Тулаем алганда, дистәләгән мәгариф өлкәсе хезмәткәре эш урынын югалткан. Шуларның күбесе Төньяк Кавказда - биредә иң күп тәртип бозулар теркәлгән.
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Рособрнадзор БДИ контроле һәм мониторингының яңа ысулларын уйлап табу юнәлешендә эшли. Киләсе елда, әйтик, һәр төбәк өчен аерым биремнәр төзергә ниятлиләр. Бүген контроль-үлчәм материаллар тәңгәл килергә мөмкин. Әйтик, Көнчыгыш төбәкләрдә имтиханнар иртәрәк башлана. Мәктәп укучылары үз биремнәрен Интернетка урнаштыра да, сынауны соңрак тапшыручылар аларны күчерә. Яңа тәртип гамәлгә кергәч исә, мондый очраклар булмаячак.
Шулай ук Рособрнадзор карамагында федераль инспекторлар институтын булдырырга телиләр. Алар оператив рәвештә төбәкләргә чыгып, имтихан уздыру тәртибен күзәтә алачак. Бу бигрәк тә иң күп хокук бозулар күзәтелгән өлкәләргә кагыла.
Тагын бер яңалык – имтихан үткәрү пунктлары һәм төбәкләрдәге мәгълүматны эшкәртү үзәкләре сертификация үтәргә тиеш булачак. Кагыйдәләр үтәлмәгән очракта, аларның җитәкчеләренә карата штраф салу, шелтә белдерү яки эшеннән азат итү кебек чаралар күреләчәк.
Моннан кала укучылар БДИ биремнәрен алдан ук белмәсен өчен аларны саклауның концепциясен булдыралар. КИМнарны сер итеп тотар өчен бердәм ябык челтәр булдырылачак. Шул рәвешле имтиханның биремнәре кайда, кемгә, сәгать ничәдә тапшырылганы, кайсы җирдә биремнәргә үзгәрешләр кертелгәне – барысын да күзәтеп бару мөмкинлеге туа. Бу максатларга 14 миллион сум акча тоту күздә тотыла.
Чыганак: http://intertat.ru/tt