Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Милләттәшебез Удмурт дәүләт филармониясенең «Авис канту» академик хор капелласы солисты булып киң танылды, ләкин милли көйләребезне тере оркестрга.
Рәшит Бигашев кечкенәдән моң дөньясында үсә, үзлегеннән баянда уйнарга өйрәнә. Аның көчле тенор тавышы фатир диварлары аша күршеләренә саркып чыга – әмма берәү дә зарланмый, киресенчә, тыңлап хозурланабыз, диләр. Ә репертуары бай – татар халык җырлары белән башласа, рус, удмурт телләрендә дәвам итә – Рәшит Бигашев Удмурт дәүләт филармониясенең “Avis Cantu” ( “Авис канту”) академик хор капелласы солисты. Сәхнгә ул урау юллар белән килә.
Мәктәптән сон музыка училищесын тәмамлый, әмма гаиләсен туендырыр өчен, сәхнә урынына заводны сайларга туры килә. Мәгәр, җырдан аерылмый – үзешчән сәнгатьтә катнашып күңеленә юаныч таба. Хезмәттәшләре аңа: синең урының заводта түгел, сәхнәдә дия торган булганнар. Һәм ул батырчылык итеп, академик хор каппеласына бара да. Коллектив җитәкчесе, Казанда белем алган Анатолий Щербаков Рәшитне тыңлап карагач, кире бормый. “Күңелем сагынган музыка дөньясына чумдым. Башта вокал дәресләре алдым, аннары кыска гына музыкаль партияләр бирә башладылар,” – диеп искә ала ул. Академик хор капелласында Рәшит Бигашев инде икенче дистә ел җырлый. Репертуарларында нигездә рус һәм чит ил композиторлары музыкасы. Рәшит Бигашев аерым программада татар классиклары әсәрләрен дә яңгырату турында хыяллана. Һәм кечкенәдән гаиләдә күңеленә сеңгән халык җырларын. Әнисе бик матур җырлый, әтисе гармунда уйный торган булган.
Рәшит Бигашев берара “Шатлык” халык ансамбленә йөри. Җирле авторлар - композитор Рәиф Баһаветдинов, шагыйрь Ибраһим Биектаулы белән таныша – аларның әсәрләрен яңгырата башлый.
90нчы еллар азагында “Мирас” профессиональ татар ансамбле оешкач, шунда килә, әмма коллектив кыска гомерлек булып чыга. Рәшит Бигашев бирелгән мөмкинлекләрдән файдалана алмауларына көенә. “Удмурт дәүләт филармониясе каршында ныгып, милли коллектив булып эшләү җае бар иде, җитәкчебез риза булмады,” – ди. Нәтиҗәдә, профессиональ коллектив юк – Ижевскиның көчле тавышлы, махсус белемле, талантлы татар җырчылары рус коллективларында җырлый. Рәшит Бигашев татар җырларын өйдә өйрәнә, яздыра. Рәшит Бигашев милли көйләребезне тере оркестрга кушылып башкару өметен сүндерми. Күптән түгел аңа тантаналы рәвештә Удмуртиянең халык артисты исеме билгесе тапшырылды. Хәзер җырчы шул уңайдан үзенең иҗат кичәсенә әзерләнә.