Татар мәгарифе порталы
Кичә Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен бирү тантанасында республикабыз мәктәпләрен кушу (оптимизацияләү) мәсьәләсен дә күтәрде.
Республикабызда юллар яңача, 5-6 елга җитәрлек итеп сыйфатлы эшләнәчәк. Татарстан Республикасы Президенты сүзләренә караганда, бу зур эш республикабыз мәгариф өлкәсендә барган үзгәрешләргә, мәктәпләрне оптимизацияләү процессы белән бәйле.
“Без кечкенә авылларны, мәктәпләрне һәрчак саклап кала идек. Ләкин кирәкле күләмдә оптимизация барыбер үткәреләчәк. Зыян салмаслык итеп. Чөнки аз комплектлы мәктәпләрне шул ук дәрәҗәдә тулыландырып тору мөмкин түгел, - диде Минтимер Шәймиев. – Оптимизацияләү җиңел проблемалардан түгел. Бу экономия максатыннан да эшләнелми. Авыл җирлегендәге мәктәпләрдә белем бирү сыйфатын үстерергә кирәк. Без балаларыбызның киләчәге өчен җавап бирәбез”, - диде республика башлыгы.
Республикабызда 3-7 укучы укыган авыл мәктәпләре байтак. Кайберләрендә директор, укытучылар ролен дә бер үк кеше үти. Ләкин башлангыч сыйныф укучылары өчен үз авылларында уку, әлбәттә, уңайлырак. 5нче сыйныфка күчү белән кечкенә авыл мәктәбендә укучы кызлар-малайлар 3-5-8 чакрым ераклыкта урнашкан эре авыл мәктәпләренә тәпи-тәпи йөри. Кыш-көз, яңгырда-карда, ике авыл арасын пычрак ерып йөрүләрне бу проблема өлешенә төшкәннәр генә аңлыйдыр. Оптимизацияләү процессын мондыйлар аеруча куркып көтә.