Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Мәскәү янындагы “Липки” пансионатында Россия һәм чит ил яшь язучыларының 13 нче форумы булып узды. Бары тик рус телле язучыларны гына җыйган бу форумның безнең татар әдәбияты өчен беренче карашка әллә ни әһәмияте юк кебек. Безнең үзебездә дә яшь әдипләр өчен конкурслар, Аллага шөкер, үткәрелеп тора, мастер-класслар да оештырыла, тәҗрибә туплау өчен остаханәләр дә юк түгел.Әмма, бердән, “Липки” әдәбиятның үсеш тенденцияләрен билгеләүче лакмус кәгазе кебек күп нәрсәләрне күрсәтә, икенчедән, анда татар телле яшь язучылар да катнаша ала иде...
Татарча язучы яшь әдипләр катнашмаса да, Татарстаннан дүрт-биш яшь язучы форумга чакырылды, БДБ дәүләтләреннән, ерак чит илләрдән килгән яшьтәшләре белән аралаштылар. Башка төбәкләрдән килгән әдипләр арасында да татар фамилияләре байтак күренде. “Липки” – безнең татар халкының мәдәнияте һәм әдәбияты үсешенең дә тенденцияләрен билгеләүче кызыклы индикатор. Кайчандыр татар язучылары, Россия төбәкләреннән Казанга килеп, дөньяга танылалар иде. Кутуйны, Такташны, Җәлилне генә искә төшерик. Алар туган төбәкләр инде хәзер татар әдәбиятын сугарудан туктадылар. Тукай бүгенге шартларда яшәсә, Җаекта татар шагыйре булып өлгерә алыр иде микән? Бу – риторик сорау. Әйткәнемчә, “Липки”да татар фамилияләре очрамый дип әйтеп булмый.
Чиләбе өлкәсеннән килгән Галләмова фамилияле авторның русча иҗат итүенә без хәзер аз гына да гаҗәпләнмибез. “Идел” журналында эшләүче казанлы Альбина Гомәрованың рус драмтургы һәм прозаигы булып үсеп килүе белән дә безне шаккатыра алмыйсың. Рус телле “Липки” исә быел татар мәдәниятенә бәйле яңа феномен ачты. Арча районының Яңа Кырлай урта мәктәбен тәмамлап, татар даирәсендә татар телле булып формалашкан, балачакта беренче әсәрләрен татарча язып, “Сабантуй”, “Көмеш кыңгырау” газеталарында, “Ялкын” журналында актив басылган, балалар өчен күләмле әсәрләр язган һәм шуларны китап итеп чыгарам дип үсмер чакта ук Язучылар берлеге, китап нәшриятлары коридорларын таптаган Нияз Мансуров Яшь язучылар форумында рус телле буларак дебют алды. Ниязның иҗаты конкурс комиссиясе тарафыннан иң югары балл белән бәяләнгән иде. Безнең әдәбият бюрократиясе, вакытында өметләндереп, канатлар куясы урынга егетнең канатларын кискән.
Шуннан ул язуны ташлап, байтак еллар иҗаттан читләшеп торганнан соң, русча романнар язарга керешкән. Ул балачакта сайлаган юнәлешен саклаган: өмете – маҗаралы, фантастик әсәрләр иҗат итүче балалар язучысы булып танылу. Рус әдәбиятының гигантлары исә аның талантын таныганнар, яшь әдипләрнең күбесендә булмый торган хасият – сюжет кора белү һәм аңа динамика бирү куәсен күреп алганнар, әмма бер уңайсыз якны искәрткәннәр: “Рус даирәсендә үсмәвең үзен сиздерә, сөйләмеңдә хаталар бар”, – дигәннәр. Соңгы проблеманы хәл итүнең өч юлын күрсәткәннәр: кулъязманы яхшы редакторга бирү, яисә руслардан кем беләндер соавторлыкка килешү, йә тел күнекмәләрен үстереп, чып-чын рус язучысы булып җитлегү. Соңгысы – иң кыены, әмма Нияз шул юлны сайлар төсле. Бүген инде ул, үз текстларын үзе редакцияләп, остазларына җибәреп тора, тегеләре анда зур алгарыш барлыгын күрсәтәләр.
Интернетта танылган инглиз язучысы Нил Гейманның матур әдәбиятны укуның милләт өчен әһәмиятен аңлаткан “Ни өчен безнең киләчәгебез укуга бәйле?” дигән лекциясенең русчага тәрҗемәсе таратыла. Анда ул матур әдәбиятның шәхес формалаштырудагы әһәмиятенә дәлилләр китерә. Шуларның берсе фантастик әдәбиятны укуга карый. Соңгы вакытта кытайлар фәнни фантастиканы үстерүгә дәүләткүләм игътибар бирәләр икән. Фәнни фантастика исә элек чин илендә бик хупланмаган булган, әмма кытайлар, АКШка махсус делегация җибәреп, Apple, Microsoft, Google компанияләрен уйлап табучылардан һәм үстерүчеләрдән уңышларының серен белешкәннәр. Тегеләре балачакта фәнни-фантастик әдәбият белән мавыгулары хакында әйткәннәр.
Нияз Мансуров фәнни фантастика иҗат итү белән мавыга. Ул филология факультетында белем алмаган, белгечлеге буенча проектлаучы инженер – кызыл диплом иясе, балачакта ук үзендә архитектурага сәләт тапкан һәм үстергән. Мансуров феномены безгә бер нәрсәне искәртә: безнең милләт ассимиляция баскычының соңгы басмасына үрмәләп менеп бара һәм кискен чаралар күрмәсәк, талантларны югалту белән генә тукталмабыз. Үз-үзебезне югалту куркынычы яный безгә.
Чыганак: http://vatantat.ru
Фикерләр
Кунак
24 Ноябрь, 2013 - 01:14
Permalink
Ни кызганыч, әмма дөрестән
Ни кызганыч, әмма дөрестән шулай бит.