Мирасыбызны саклыйк!

miras.belem.ru – “Белем.ру” Интернет-белем алу үзәгенең электрон китапханәсе. Әлеге проектта Сез татар әдәбиятының уникаль әсәрләрен электрон вариантта таба алачаксыз. Максатыбыз – татар халкының әдәби мирасын популярлаштыру, таныту. Биредә татар әдәбиятының классик саналган авторлары турында мәгълүмат, аларның әсәрләренең тулы варианты тәкъдим ителә.

Сайт шулай ук авыл җирлегендә укучы балалар һәм укытучылар өчен атап ясалды. Чөнки бай әдәби архивы булган китапханәләр күп түгел. Укучыларга сайтны куллану уңайлы булсын дип, барлык әсәрләр дә мәктәп программасы нигезендә чорларга яисә сыйныфларга төркемләп бирелә.

Сайтта шулай ук реферат өчен материаллар, яңа гына “табадан” төшкән китап-дәреслекләр турында рецензияләр урнаштырылачак. Проект даими яңартылып килә. Әгәр дә теге яки бу әсәрне таба алмыйсыз икән, аңа игълан калдыру мөмкин.

Ихтирам белән, “Белем.ру” коллективы